Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта район Башлыгы призына көрәш турниры старт алды (+ФОТОЛАР)

23 март көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар старт алды. Ярышта 29 мәктәптән 130 бала катнаша. Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы...

23 март көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар старт алды. Ярышта 29 мәктәптән 130 бала катнаша.
Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Үзләренең җиңәселәренә ышанып кереп, тиз генә көндәшен аркасына салучылар да, җиңелү ачысыннан күз яшьләрен яшерми чыгучылар да бар биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев