Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш көрәшчеләре Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирына әзерләнә (исемлек)

Быел "Ватаным Татарстан" газетасы уздыра торган көрәш турниры 18-19 март көннәрендә Казанда узачак. Әлеге мәртәбәле ярыш берничә тапкыр Актаныш районында да үткәрелде. Быелгы бәйгегә Актаныш командасы ныклы әзерлек күрде.

         Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе быел 59нчы тапкыр үткәрелә.

          400ләп көрәшче Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 400гә якын көрәшче беренчелек өчен бил алышачак.

        Инде беренче әйләнешнең исемлеге әзер. Исемлектә районыбыз данын яклаячак егетләрне дә күрергә була. Алар арасында күпсанлы җиңүләр яулаган Раббани Нургалиев, Заһид Шәйхәйдәров һәм башка танылган көрәшчеләребез дә бар.

      Райондашларыбызга гадел көрәш, уңышлар һәм җиңүләр телибез!

 

 

Бүләкләргә килгәндә, беренче урын яулаган көрәшчеләргә - илле мең, икенчегә — кырык мең, ике өченче урынга утызышар мең күләмендә акчалата приз биреләчәк. Шулай ук, узган елгы кебек, финалларда иң матур алым эшләгән көрәшчегә Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә каралган, диде оештыручылар.  дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев