Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АКТАНЫШТА ЧИРАТТАГЫ СПАРТАКИАДА - БҮЛӘКЛӘР САЛЛЫ: Кайсы оешма 100 000 сумлык нәтиҗә күрсәтер? Тиздән беләчәкбез!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен дә Актаныш районы спорт бәйрәме белән каршы алырга исәп тота. 

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган район оешмалары һәм предприятиеләренең кышкы спартакиадасы нәкъ менә 8 март - җомга көненә тәгаенләнгән. 

Спартакиада нигезләмәсе буенча  катнашучылар  чаңгы шуу, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тартышу, йөзү , тимераякта да узышу кебек спорт төрләрендә көч сынашырга тиеш булалар. Өстәвенә, гомуми урыннар чыгарганда, оешма-предприятиеләрнең бадминтон, волейбол, хоккей, өстәл теннисы, шахмат буенча нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Искәртеп үтәбез, әлеге ярышлар ай дәвамында барды. 

Билгеле, бәйрәм көнне үтәчәк спартакиаданың бүләкләре дә саллы. Оештыручылар беренче урынга ия булучы командага 100 000 сум күләмендә приз вәгъдә итә. Икенче урын өчен бу сумма 75 000 сумга тәңгәл булса, өченче урын хуҗалары 50 000 сумга ия булачак. 

Хөрмәтле райондашлар, спартакиададан читтә калмагыз! Килегез, күрегез, үз оешмагыз өчен көч бирегез, ярышларда катнашыгыз! 8 март көнне иртәнге сәгать 10.00да сезне “Бүләк” чаңгы трассасында көтеп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев