Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АКТАНЫШТА ФУТБОЛ ЧЕМПИОНАТЫ: Оешмалар туп тибә - стадион гөр килә

Командалар 7 көнлек уен күрсәтте инде. 30 августка чемпионатны йомгакларга исәп тота оештыручылар.

Актанышның үзәк стадионы бер генә көндә буш тормый. Райондашларыбыз сәламәт яшәү рәвешенә ныграк тартыла дигән сүз бу. Июнь аеннан башлап биредә авыл җирлекләренең командалары туп типсә, 6 августта чемпионат эстафетасын район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләр кабул итеп алды. 

Шунысын да искәртү урынлы, авыл җирлекләре әлеге районкүләм чарага җитди якын килгән иде, ягъни чемпионатта аларның һәммәсе катнашты. Оешма-предприятиеләр исә сүлпәнрәк булып чыкты. Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәр оешмага аерым чакыру җибәрсә дә, нибары 8 команда гына аны кабул иткән.  Шул рәвешле, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Лачын" боз-спорт сарае, кече нефть компаниясе, район хакимияте, район үзәк хастәханәсе, Актаныш технология техникумы, мәдәният бүлекләре арасында гына дәвам итә футбол чемпионаты. 

Командалар 7 көнлек уен күрсәтте инде. 30 августка чемпионатны йомгакларга исәп тота оештыручылар. 
Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә: 
6 август
“Лачын" боз-спорт сарае – район мәдәният бүлеге, исәп  1:3
7 август
Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе – район үзәк хастәханәсе, исәп 3:1
9 август
Район үзәк хастәханәсе - “Лачын" боз-спорт сарае, исәп 0:5
13 август
Район мәдәният бүлеге - кече нефть компаниясе, исәп 1:2
14 август
Кече нефть компаниясе - район үзәк хастәханәсе, исәп 5:0
15 август 
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе - район мәдәният бүлеге, исәп 3:1
16 август
“Лачын" боз-спорт сарае - Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, исәп 6:0
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе - район үзәк хастәханәсе, исәп 11:0

20 август көнне үзәк стадионда район хакимияте командасы район үзәк хастәханәгә каршы уен күрсәтәчәк. Ул бик “кызу” булырга охшый. Сез дә килегез, бергәләп җанатарбыз! Футбол чемпионаты 18.00 башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев