Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның үз чемпионаты башланды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Ил күләмендә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә Актаныш та районда әлеге спорт төрен популярлаштырырга исәп тота. Ә нигә әле без башкалардан калышып торырга тиеш? Аннан килеп, шундый зур стадионны буш тоту актанышлыларга килешмәс тә иде, мөгаен!

Актанышлылар бит алар нидер уйлаган икән, аны тиз арада чынга да ашыралар.  Чемпионатны да озакка сузмадык, ул 25 июнь көнне Актаныш стадионында старт алды.

 

Район тарихында беренче тапкыр гына оештырылган әлеге  киң масштаблы спорт чарасының  тәүге эстафетасын авыл җирлекләре командалары районның  башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов кулыннан  кабул итеп алды дисәк тә, һич ялгыш булмас. Чөнки беренче уеннарны карарга Энгель  Нәвап улы үзенең урынбасарлары белән килгән иде.

 

Тантаналы ачылыш, Россия һәм Татарстан гимнары яңгырау, уеннар дәвамына җитәрлек хәер-фатиха, стадион тулы җанатарлар – кыскасы, Актаныш чемпионатының беренче көне тарих битләренә бик матур итеп теркәлде. 

 

Беренче уенны Богады – Актаныш командасы  1: 10 исәбе белән тәмамласа, икенче уенда Киров Такталачык командасын 5 : 1 белән тар-мар итте. Татар Суксу һәм Чуракай командалары да шактый җанлы уен күрсәттеләр.  

 

Шул рәвешле 20 июльгә кадәр һәр авыл җирлеге  үзен футболда сынап караячак, килегез, күрегез, үзегезнекеләр өчен җан атыгыз!

 

Сүз уңаеннан, быелгы чемпионат та Актанышның спорт дөньясында үз урынын алып, озын гомерле булыр кебек тоелды, чөнки Энгель Фәттахов җирлекләргә якын киләчәктә футбол костюмнары булдыруны да йөкләде. Чыннан да, чуарлык сизелә иде  шул стадионда. “Костюмны  каян алырга соң?” - дигән сорауны күпләр җитәкчелеккә юллаган булса да, Киров авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Гафуров аны үзенә кабул итеп, әллә юри, әллә чын, формасызларны  үзенә чакырды. Хәер, беренче уенга ук командасын бертөследән киендереп алып килгән җирлек башлыгы “җаен” беләдер, шәт!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев