Спорт берләштерә: Актанышның хезмәт ияләре спартакиадада көч сынаша
Бүген, язның беренче көне- 1 мартта Актанышта район оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм мәгариф учреждениеләре арасында кышкы спартакиада уза.
Спорт бәйрәме
«Батыр» спорткомплексында тантаналы ачылыш белән башланып китте.
Хезмәт ияләре Ватанны саклаучылар елы кысаларында төрле спорт ярышларында үзләрен сынап карый.
Ярышларның программасында 7 төр бәйге.
«Бүләк» чаңгы юлларында узышлар 10:00 сәгатьтә башланды.
«Батыр» спорткомплексында
- кул көрәше,
- гер күтәрү (24 кг.),
- һәр командадан 5 катнашучыны берләштергән аркан тартышу,
- гәүдәнү күтәрү (подтягивание) бәйгеләрендә иң көчлеләр ачыклана.
«Лачын» боз сараенда шорт-трек, «Дулкын» бассейнында йөзү ярышлары райондашларны көтеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев