1 март 2025 яңалыклары
-
Кышкы спартакиадада үзәк хастаханә, Актаныш авыл җирлеге һәм «Батыр» спорт мәктәбе укытучылары җиңде
Бүгенге Актаныш районы оешма-предприятиеләре, мәгариф оешмалары һәм авыл җирлекләренең кышкы спартакиадасында үзәк хастаханә, Актаныш авыл җирлеге һәм «Батыр» спорт мәктәбе укытучылары җиңде
-
Мари Суыксуы авылында Уйярня мари халык бәйрәме
Бүген Мари Суыксуы авылында күңелле һәм якты бәйрәм — Уйярня узды. Уйярня-мари халкының кышны озату һәм язны каршылау белән бәйле иң борынгы һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе. Традиция буенча ул кыш ахырында яки яз башында билгеләп үтелә һәм табигатьнең яңаруын, тормышның уянуын һәм киләчәк уңышка өметне символлаштыра.
-
Актанышта спартакиадада катнашучылар: Спорт яшәргә дәрт, көч бирә!
«Теплосервис»та эшләүче Илфар Нуриәхмәтов Актаныш районы хезмәт ияләре спартакиадасын ел саен көтеп ала. Бу юлы да тырышып, әзерләнеп көчен сынарга килгән.
-
Актанышта кышкы спартакиадага 1 декабрьдә үк старт бирелде
Башкарма комитетның спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов кышкы спартакиадага кышның беренче көне- 1 декабрьдән үк старт бирелүен әйтте.
-
Спартакиадада өч райондашыбызны спорт өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләделәр
Бүген, 1 март көнне, Актанышта районыбызның бөтен спорт сөючеләрен берләштергән кышкы спартакиадага старт бирелде.
-
Спорт берләштерә: Актанышның хезмәт ияләре спартакиадада көч сынаша
Бүген, язның беренче көне- 1 мартта Актанышта район оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм мәгариф учреждениеләре арасында кышкы спартакиада уза.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк сайлаганда нәрсәгә ихтибар бирергә кирәк?
Халыкара хатын-кызлар көнендә ир-атлар үзләренең гүзәл затларын, әниләрен һәм кызларын котлап бүләк белән сөендерәләр. Бу көнне чәчәчкләр генә түгел, косметика, хушбуйлар шулай ук зәркән эшләнмәләр бүләк итү гадәте бар. Әмма сатып алганчы, элеге категориядәге товарларны сайлауның төп кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 елда 13 мең студент эш белән тәэмин ителәчәк
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә, ел саен җәй көне студентлар отрядлары составында 13 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.
-
Теләк догасы- Ураза аенда укы, кабул булыр!
Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында теләк теләү догасын язды. «Теләк теләү догасы – көн дә укы», – дип киңәш итә хәзрәт.