Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘР БАР: Курскида Актаныш спортчылары катнашында Бөтенроссия авыл спорт уеннары бара (+ФОТОЛАР)

Ярышларның икенче көненә Татарстан җиңелатлетлары сөенечле нәтиҗәләр белән кергән. Гомуми нәтиҗәләр буенча, 319 очко белән алар әлегә беренче урын ияләре.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан спортчылары Курск шәһәрендә  XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финалында катнаша. Спортчылар сафында актанышлылар да бар.

Ярышларның икенче көненә Татарстан җиңелатлетлары сөенечле нәтиҗәләр белән кергән. Гомуми нәтиҗәләр буенча, 319 очко белән алар әлегә беренче урын ияләре. Безнекеләрдән әллә ни зур булмаган аерма белән икенче урында  Оренбург өлкәсе командасы спортчылары бара.

Бүген спортчыларыбыз җиңел атлектика буенча көч сынашты. Кызлар 800 метр арада ярышса, егетләр 3000 метрга йөгерде дип хәбәр итте Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев.

Бүген райондашларыбыз Равил Хаҗиев һәм Лилия Гәлләмова печән чабучылар ярышында да катнаша. Актанышның беренче санлы мәктәбе укытучылары Курсктан 40 км. ераклыкта урнашкан басуда үз осталыкларын күрсәтәләр.

Полиатлон буенча республика данын яклаячак Актаныш егете Ирек Мөхәммәтовның чыгышы да бүген булачак диелгән хәбәрдә.

 Бөтенроссия авыл спорт уеннарында спорт гаиләсе буларак чыгыш ясаучы Яппаровлар гаиләсе бүген дартс һәм шашка буенча ярышларда катнаша. Әлегә булган нәтиҗәләр буенча, Актанышның әлеге спортсөяр гаиләсе бишенче урында бара.

Ярышларның өченче көнендә командаларны  катнаш эстафетада сынаулар көтә. Спортчыларга уңышлар телибез һәм җиңүләр көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев