Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕРКЕМ ДӘ ОНЫТЫЛМЫЙ: Әҗәкүлдә Илгизәр Могтазиров истәлегенә шахмат турниры үтте

Әҗәкүл авылының Агыйдел буена урнашкан сабантуй мәйданындаИлнур Могтазиров шахмат турниры оештырды.

Әҗәкүл авылының Агыйдел буена урнашкан сабантуй мәйданында 4 август көнне абыйсы Илгизәр Могтазиров истәлегенә аның тормыш иптәше, кызлары, туганнары матди ярдәме белән Илнур Могтазиров шахмат турниры оештырды. Инде өченче тапкыр үткәрелүче бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта бара – узган ел 24 кеше монда көч сынаган була, быел 36 бала һәм өлкән “бил алышкан”. Акыл уеныннан бүленгән арада хуш исле тәмле уха белән сыйланып, нигъмәт тулы мул өстәлләр артында чәйләп ял итеп алу кемнең генә күңеленә хуш килмәс? Андый ярышларда катнашу – үзе бер бәйрәм. 

Реклама

Бәйге нәтиҗәләренә килсәк, балалар арасында Илзир Саматов, Данияр Латыйпов, Фирүзә Нәбиева һәм Зәйнәп Рахмановалар җиңүче исемен яулады. Роза Гыймазова, Раяна Латыйпова, Рәмилә Әхәтова, Мансур һәм Аяз Закирҗановлар, Ислам Тимеров һәм Булат Хафизов призерлар исеменә ия булдылар. Ир-егетләр арасында беренчелекне Марат Имамов алды, Илшат Патрашин һәм Рөстәм Имамов II һәм III урыннарга ия булды. Өлкән яшьтәгеләр арасында Сәгыйть Мансуров җиңү яуласа, Роберт Гаязов – II, Динәес Гыйлмуллин III урынны алдылар. Хөкемдарлыкны район шахмат мәктәбе остазлары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов алып барды. Турнирда катнашкан һәр кеше бүләкләргә, җиңүчеләр исә акчалата призга ия булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X