Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“ДИНАМО”ГА – 95 ЯШЬ: Турнир җиңүчеләре билгеле (ФОТОЛАРДА – БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бүген  Актанышта “Динамо”ның юбилей турниры үтте. Мини-футбол ярышында районыбызның берничә командасы көч сынашты. 

Берничә сәгатькә сузылган турнирның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: чемпион титулын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Иман” командасы  яулады, икенче урында – шул ук мәктәпнең  “Фарт” командасы, өченче урында -  Такталачык коррекцион мәктәбенең “Дуслык” командасы егетләре. IV - V урыннарда ""Триумф","Юные динамовцы"футболчылары. 

"Иң яхшы уенчы" - Мансур Гарипов (“Юные  динамовцы”)
"Иң яхшы һөҗүмче" - Марсел Галиев (“Иман”)
"Иң яхшы сакчы" - Айнур Галиуллин (“Дуслык”)
"Иң яхшы капкачы" - Сергеев Альберт (“Фарт”)

Ильяс Акмалов ("Триумф"), Алмаз Хановлар ("Дуслык") турнирда иң актив уенчылар буларак билгеләнде. 

Җиңүчеләргә һәм призерларга  кубоклар, диплом, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 


Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе исә турнирда катнашкан һәр спортсөярне туңдырма белән сыйлады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев