Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фирдәвис Шәемов Кубогына Актанышның беренче санлы һәм Әтәс мәктәбе лаек булды (фотолар)

Марафончы, атказанган спорт остасы, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына “Алтын көз” җиңел атлетика марафоны быел 14 нче тапкыр оештырылды.

 

                Фирдәвис Шәемов заманында спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән шәхес. Ул гомеренең 10 елын зур спортка багышлый, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган. Кушаматы Фирдәвис абый турында ачык сөйли- спортчылар аны "Бегунок" дип йөрткән. Фирдәвис абый якташлары арасында үзе кебек "Бегунок"ларны үстерү, укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, күренекле спортчылар тәрбияләү максатыннан моннан 14 ел элек җиңел атлетика буенча ярыш уздырырга тәкъдим итә. Атаклы йөгерешченең фикерен районыбыз җитәкчелеге куәтләп ала, ел саен яңа уку елы башлангач Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны оештырыла. Бәйге барышын алдагы елларда өлкән йөгерешче үзе дә карый, нәкъ шушы көнгә туры китереп Чаллыдан Актанышка кайта иде.


                 Быелгы марафон бүген, 22 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда узды. Кросста районыбызның гомуми һәм төп белем бирү мәктәпләре катнашты. Укучылар 12 дистанциядә көчләрен сынады.


                  Мактаулы I урынны гомуми белем бирү учаклары арасында Актанышның беренче санлы мәктәбе, II урынны Актанышның икенче санлы мәктәбе, III урынны кадет-интернат мәктәбе командасы яулады.


            Төп мәктәпләр арасында I урында Әтәс, II урында Такталачык, III урында Татар Ямалысымәктәбе йөгерешчеләре.


              Һәр дистанциядә призлы урынга лаек булучы кызлар-егетләр мактау кәгазьләре һәм медальләргә лаек булды.  

Йөгерештә катнашучыларның барысы да ГТО нормативларын тапшырды. Бу хакта безгә район ГТО үзәге җитәкчесе Рамил Гыйльфанов әйтте.

Спорт чарасы турында монда да кереп укыгыз

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марафончы Фирдәвис Шәемов Кубогына көзге кросс