Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ГОРУРЛЫК: Көрәш буенча Татарстан чемпионатында Актаныш егете “призлы өчлек”кә керде

Турнирда 45 командадан 367 көрәшче сыналды, алар арасында Илфир Әнвәров җитәкчелегендә 10 Актаныш егете дә бар иде.


23-24  ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш буенча Татарстанның иң оста көрәшчеләрен ачыкладылар. Татарстан чемпионаты ярышларында келәм батырлары  10 үлчәү авырлыгында бил алышты.

Турнирда 45 командадан 367 көрәшче сыналды, алар арасында Илфир Әнвәров җитәкчелегендә 10 Актаныш егете дә бар иде.  Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча бүлек җитәкчесе – Татар Суыксуы авылы егете Азат Габдерәшитов (тренеры Раил Сираев) 80 килограммлы үлчәү авырлыгында бил алышып, өченче урын яулады!
 

чыганак: aktanysh.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев