Актаныш

ХАЛКЫБЫЗ ХӘБӘРЛӘРЕ:”Батыр”да–волейбол лигасы!

Бүген Актанышның "Батыр" спорт комплексы базасында, "Мәктәп волейбол лигасы"республика проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында волейбол буенча турнирның муниципаль этабы булды.

                                 Мәктәп эчендәге этап нәтиҗәләре буенча муниципаль этапка 7 команда үтте:беренче, икенче санлы мәктәпләр, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, Киров, Богады, Такталачык мәктәпләре.
Муниципаль этап нәтиҗәләрендә җиңүчеләр булып танылдылар:
Кызлар арасында:
1 урын–сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия;
2 урын–Киров урта мәктәбе;
3 урын–Такталачык мәктәбе;
Егетләр арасында:
1 урын–2нче мәктәп;
2 урын–сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия;
3 урын-Киров урта мәктәбе.


                                 Актив катнашканнары өчен дипломнар белән Богады, Такталачык мәктәбе төп гомуми белем бирү, Актанышның 1 мәктәпләренең командалары бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: