Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

КӨН КАДАГЫНДА: Физкультурачылар көнендә Актанышта спортсөярләр хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Рәсәй дәрәҗәсендәге спортчыларны биргән Актаныш районында да спортчылар бәйрәме иртәнге сәгатьләрдән үк башланды.

Бүген илкүләм Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Рәсәй дәрәҗәсендәге спортчыларны биргән Актаныш районында да спортчылар бәйрәме иртәнге сәгатьләрдән үк башланды. 

Районның үзәк стадионында физкультурачыларны, спортсменнарны, тренерларны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. 

Чара кысаларында районның  Бөтенроссия ГТО физкультура һәм спорт комплексында катнашучылары бүләкләде. Бүген Актанышта алтын билгегә барлыгы сигез  кеше лаек булды. Руслан Булатов, Илнур Солтанов, Ирек Вагыйзов, Рузилә Валемова, Камил Әмиров, Васил Салихов, Илнур Хуҗиннарның күкрәгенә беркетелде ул билге.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан Актаныш районы ДЮСШ директоры Ленис Вәлиев, "Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе  Рамил Галиев, Татар Суксу авыл җирлеге башлыгы  Рәсүл Харисов, “районның “Форпорст” оешмасы җитәкчесе Назыйл Латыйпов, спорт мәктәбе тренеры Ренат Газетдинов, “Актаныш” ММҮ хезмәткәре Регина Салаховалар ТР спорт министры Владимир Леоновның Рәхмәт хатына ия булдылар. 

Рәсәй күләмендә Татарстан данын яклар чыгыш ясаучы “Золотая шайба” хоккей командабыз да район җитәкчелеге тарафыннан хөрмәтләнде. 

Физкультурачылар көне стадионда җиңел атлетика ярышлары белән дәвам итеп, футбол уены белән тәмамланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев