Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

КӨН КАДАГЫНДА: Илфат Әнвәров исемен йөрткән көрәш үз батырларын барлый (+ФОТОЛАР)

Бүгенге бәйге катнашучылар арасыннан үз җиңүчеләрен билгеләячәк, райондашыбызның данлыклы исемен янә бер тапкыр республика күләмендә яңгыратачак.

Бүген Актанышта күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтә. Дүртенче  тапкыр оештырылган әлеге бәйгедә 170тән  артык яшь көрәшче бил алыша.

Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия кешесе иде ул Илфат Зәки улы. Актанышта һәм, гомумән, республикада Әнвәровлар турында ишетмәгән кеше сирәктер. Һәрхәлдә, көрәш дөньясында андый хәлне бөтенләй дә күз алдына китереп булмый. Чөнки алар, беренче чиратта, көрәшчеләр буларак билгеле. Илфат, Илфир, Айнур, Тәүфикъ, Шәфкать - бар да оста көрәшчеләр, танылган батырлар. Барысының да башында Илфат абый торды. 12 ел рәттән Актаныш районы Сабан туе батыры булып кара әле син! Әлбәттә, андыйларның уллары да әтиләренә охшап үсә…

Дүрт ел вакыт эчендә Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасындагы көрәш бәйгесенең географиясе дә шактый киңәйгән. Быел Актаныш келәменә үзебезнекеләр белән беррәттән Азкакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Башкортстанның Илеш районыннан килгән алыплар да керде. 

Көрәш бәйгесенең тантаналы ачылышында яшь көрәшчеләрне район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ләйсән Нурлыева, Актаныштагы көрәш федерациясе рәисе Дәниф Харисов, Илфат аганың уллары сәламләде. 

Бүгенге бәйге катнашучылар арасыннан үз җиңүчеләрен билгеләячәк, райондашыбызның данлыклы исемен янә бер тапкыр республика күләмендә яңгыратачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев