Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

МИЛЛИ КӨРӘШ БАТЫРЛАРНЫ БАРЛЫЙ: Актаныш келәменә М.Гыйлаев турниры кабат кайтты (+ФОТОЛАР)

124 көрәшче егет бүген Марсель абый Гыйлаев исемен көрәш келәменә алып керде, Актаныш көрәшчеләре аны хәтерләрендә яңартты.

6 нчы октябрь көнне Актаныш районы мәктәпләренең 2000 елгы һәм аннан кечерәк келәм батырлары  көрәш буенча спорт остасы Марсель Гыйлаев истәлегенә оешырылган  турнирга   җыйналды. 

Районыбызда легендар көрәшче исемен йөрткән әлеге бәйгегә нигез  2008 елда салынган иде. 2015 елга кадәр ул үз батырларын булдырды. Соңгы ике елда гына Гыйлаев көрәше Актанышның спорт ярышлары календареннән югалып торды. 

Яшермим, ике елга сузылган тәнәфестән соң көрәшчеләрдә бәйгегә карата кызыксыну югалмады микән дигән борчу бар иде күңелдә. Юкка булган. 124 көрәшче егет бүген Марсель абый Гыйлаев исемен  көрәш келәменә  алып керде, Актаныш көрәшчеләре аны хәтерләрендә яңартты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев