Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Эшмәкәр, автоспорт остасы Рәдис Хашимов Рязаньда узган Россиякүләм бәйгедә призлы урынга лаек булды

"КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры Рәдис Хашимов уңышлы эшмәкәрлек һәм автоузышлар оештыруы белән дә билгеле шәхес. Үзе дә автоузышларда еш катнаша һәм абруйлы ярышларда җиңүләр яулый. Әле генә сөенечле хәбәр алдык. Якташыбыз Рязаньда Россия чемпионатында II урын алуга иреште.

                 8-10 май көннәрендә Рязань өлкәсендә Россия чемпионаты узды. Автоузышта райондашыбыз, ел саен Джип спринт бәйгесе үткәреп авыл егетләрен дә автоспортка тарткан Рәдис Хашимов катнашты.

Рәдис Мөбарәк улы Рооссиякүләм чемпионатта сынатмады, мактаулы II урынга лаек булды. 

                      Рәдис абыйны ихластан зур уңышы белән котлыйбыз, алда да лаеклы җиңүләр насыйп булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев