Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

САЛКЫН БОЗ “ЙОЛДЫЗЛАРЫНА” – “КАЙНАР” БҮЛӘК: Актанышның хоккейчы кызлары Кара диңгез буенда ял итеп кайтты (+ФОТОЛАР)

Хоккейчыларыбыз 10 – 28 август көннәрендә Кара диңгез ярындагы лагерьда ял итеп, яңа уку елына, яңа уен сезонына көч туплап кайттылар.

Балаларны белемле итү йөзеннән районыбызда мәктәпләр үз эшчәнлеген максатчан алып бара. Ә киләчәк буынның спорт, мәдәният ягыннан сәләтләрен ачу өчен төрле түгәрәкләр, үзәкләр оешкан. 

“Лачын” боз спорт сараеның хоккей түгәрәге буенча остазы Юрий Николаевич безнең кызларга балалар бакчасыннан ук әлеге спорт төренә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли. Аның хезмәт нәтиҗәсе буларак, бүген балаларыбыз мактанырлык уңышларга ирешә. 

Узган уен сезонында алар хаклы рәвештә Татарстан чемпионнары исеменә лаек булдылар. Шул уңайдан район җитәкчелеге безнең балаларга бүләк ясады – Кырымда ял итү өчен сертификат тапшырды

Аллага шөкер, хоккейчыларыбыз 10 – 28 август көннәрендә Кара диңгез ярындагы лагерьда ял итеп, яңа уку елына, яңа уен сезонына көч туплап кайттылар. 

Балаларыбызга шундый олы, мәртәбәле  бүләк ясаулары өчен муниципаль район башлыгы Э. Н. Фәттаховка, аның урынбасарларына, “Лачын” боз спорт сарае җитәкчесе Р. Галиевка һәм, әлбәттә,  хоккей буенча остазыбыз Юрий Ерошенкога чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев