Спартакиадада өч райондашыбызны спорт өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләделәр
Бүген, 1 март көнне, Актанышта районыбызның бөтен спорт сөючеләрен берләштергән кышкы спартакиадага старт бирелде.
«Батыр» спорт комплексында спорт бәйрәмен ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашучыларны сәламләде, спортның сәламәтлекне ныгыту һәм җәмгыятьне берләштерү өчен мөһимлеген билгеләп үтте, Рамазан аена аяк басу уңаеннан котлауларын җиткерде:
Спорт-физик әзерлек кенә түгел, ярыш рухы, үзара ярдәмләшү һәм җиңүгә омтылыш дигән сүз. Бүгенге бәйрәм-һәркемгә үзеңне күрсәтү, хезмәттәшләреңә ярдәм итү һәм энергия белән тулылану мөмкинлеге ул, - дип ассызыклады Ленар Зарипов.
Ленар Рафак улы спорт өлкәсендәге казанышлары өчен физик культура юнәлешендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны хөрмәтләде. Марат Мәрдәнов, Ренат Газетдинов, Руслан Булатовка
Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы мактау грамоталары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев