Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ТИЗДӘН БИЛГЕЛЕ БУЛАЧАК: Узган елның иң яхшы көрәшчесе кем?

14-15 февраль көннәрендә Актанышта көрәш дөньясындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе — Муса Җәлил истәлегенә ярышлар узачак.

Матур гадәт буенча, әлеге бәйгене ачу тантанасында узган елга нәтиҗәләр дә ясала.

Быел да биредә 2018 елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, журналистларны билгеләп узарга җыеналар дип яза "Безнең мирас"  журналы. Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Фирзәр Гыйниятуллин, Ислам Фәлахов кебек егетләр узган сезонның иң яхшы көрәшчеләре булып аталырга дәгъва кыла. Барысы да таныш, барысы да шәп көрәшчеләр.

2017 елның иң яхшы көрәшчесе исеменә Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин һәм Илсур Гимадутдинов лаек булган иде. Узган ел олылар белән эшләүче иң яхшы тренерлар дип Вакыйф Дәүләтшин, Ильяс Билалов һәм Рәкыйп Фәйзуллин аталса, яшьләр белән эшләүчеләр рейтингында беренче өч урынны Рафаэль Хәмидуллин, Илфир Әнвәров һәм Илнар Гәрәев алды.

 

чыганак: http://beznenmiras.ru/kureshche-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев