Актаныш

Буыннарны мунчада дәвалагыз!

Зирек себеркесе белән буыннарны ничек дәвалыйлар?

Авырткан буыннарны дәвалау өчен алымнар күп, әмма мунчада да сызланулардан котылырга була. Бу җәһәттән буыннарны каен миллеге белән түгел, зирек агачы себеркесе белән чабарга кирәк. Ул буыннардагы һәм мускуллардагы авыртуны баса. Мунчага кергәч, авырткан урынга биш чәй калагы балга өчәр чәй калагы кәбестә һәм чөгендер суты кушып ясалган катнашма сөртәләр. Инде тирләгәч, аякларны - табаннан ботка, ә кулларны бармактан җилкәгә таба массажларга кирәк. Һәм бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Арытаба башта сөрткән катнашманы тәннән юып төшерәләр. Шул ысулны кулланып, берничә тапкыр мунча керү дә авыртуларны баса, ди белгечләр.

Реклама

Kiziltan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: