Татарча язабыз тег белән яңалыклар
-
"Нәмәкәйләр" - алга, сез булдырасыз, кызлар-егетләр!
"ӘЙДӘ, ШАЯРТ" КВН Лигасында Актаныш "Нәмәкәйләр"е район данын якларга әзерләнәләр. Әлегесе вакытта алар Казанда. Бу хакта безгә Актанышыбызның танылган блогеры, Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев хәбәр итә. Алдагы көннәрдә, без сезгә "Нәмәкәйләр" турында кызыклы язма, бу команданың уңыш серләрен ачуны да тәкъдим итәрбез.
-
Агроном киңәшләре сезгә ярдәмгә килер, иптәшләр!
Май уртасында һәм ахырында орлыклар чәчү һәм үсентеләрне утырту өчен нинди көннәр уңай һәм кулай булачак? Яхшы уңыш алу өчен күп кенә бакчачылар ай календаре буенча утырта. Без кайбер киңәшләр белән уртаклашырга булдык.
-
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.