Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.
Игеннәр күкрәп үссен
Кояш – җиргә җан өрүче,
Җиһан йөзен күрүче.
Кояш белән бергә тора,
Хезмәтсөяр игенче.
Игенчеләр өчен язгы көннең һәр минуты кадерле икәнен истә тотыйк, уңдырышлы җир куенына гәрәбәдәй ашлык бөртекләре чәчеп, мул уңышлар алырга язсын. Озакламый шушы басуларда яшел шытымнар калкып чыгар, янә бу басу-кырлар тук башаклары белән сөендерер.....Ә бүген игенчеләребезгә уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә дөнья имин булып, туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләргә насыйп булсын иде райондашларыма – уңган җир улларына!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев