Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Бүгенге сайлауларда 7 райондашыбыз беренче тапкыр үз тавышларын бирә

Алда хәбәр иткәнчә, бүген, 10 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза.

Бүгенге сайлауларда Актаныш районында яшәүче 21 336 сайлаучының 458е  катнашырга тиеш. Алар арасында 7 граждан сайлауларда беренче тапкыр үз тавышын бирә.  Сайлау участокларына гражданлык позициясен белдерергә беренче тапкыр килгән яшьләребезне истәлек бүләге көтә. 

"Алга" дип язылган ачкыч элмәсе шушы көннең бер хатирәсе булып сакланыр, дигән ышанычта оештыручылар. Сайлауларга чакыру да үзенчәлекле- бердәм тавыш бирү көне алдыннан 18 яше тулган райондашларыбызга менә шундый бик матур итеп ясалган милли бизәкле Татарстан Республикасы картасы сурәтләнгән открытка-чакыру кәгазьләрен тапшырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев