Булдыра Киров яшьләре!
15 март көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында «Татарстан яшьләре һәм фән - киләчәккә адым» исемле укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды. Киров урта мәктәбе укучылары актив катнаштылар һәм ике секциядә призлы урыннар яуладылар.
"Минем кече Ватаным" - Миргалимова Т. - 1 урын, Бутаков М. - 2 урын, җитәкчеләре Мирзагитова Р.Т.), Габтрахманова А. Галиева Р.А.
"Авыл - үсеш урыны һәм киләчәк территориясе" - Мирхәйдәров А.- 1 урынга чыкты, җитәкчесе Хафизова Р.Ф., Хәкимова Г.Шакирова М. 2 урынга лаек булдылар - (җитәкчеләре Хәлиуллина М.).
Райондашларыбыз яңадан-яңа уңыш-казанышлары белән сөендереп тора. Ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев