16 март 2023 яңалыклары
-
РӘИСЕБЕЗ КУЛЫННАН МЕДАЛЬ АЛДЫ РӘШИТ ЛАТЫЙПОВ
Килеп терәлгән язгы басу эшләренең уңышлы барып чыгуы, җиргә дым каплату, җирләрне эшкәртү, уҗымнарны тукландыру һәм мөмкин кадәр тизрәк чәчергә керешүләрдәй мәсьәләләр баш агрономнарга йөкләтелгән. Вакытның сәгатен-минутын эффектлы үткәрүче тәҗрибәле агроном, районыбызның Чалманарат авылының “Наратлы” хуҗалыгының баш агрономы, Татарстанның атказанган агрономы, “Фидакарь хезмәт өчен” медаль иясе булган Рәшит Латыйпов белән бүген эш урынында күрештек.
-
57нче бистәлеләр җыелды
Актанышның әлеге кварталында берничә урамында яшәүче урамдашларның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре хәтсез җыелган. Алар чишелеш таләп итә.
-
АПАЛЫ-СЕҢЕЛЛЕ ЭЛЬВИРА ҺӘМ ГӨЛНАЗ: Авылда калганыбызга үкенмибез, дәртләнеп эшлибез!
Һәр савучы, бозау караучы, терлекче, зооветбелгечләрнең эшчәнлеге һәрчак данга, ихтирам-хөрмәткә лаек. Инкяр итмәссез, нәкъ шушы тырыш һәм уңган затлар булганда илебез табыннары мул, иртәгәсе көнебез хәерле! Районның хуҗалыкларында табыш алу, рентабельлелек буенча алга китеш күзәтелә. Авыл хатын-кызлары... Алар уңган һәм эшсөяр. Мин аларны дәртле һәм хисле, шат күңелле һәм көләч йөзле, хуш исле һәм ярсу, җырлы һәм былбыллы, бар дөньяга җан өрүче язга охшатам.
-
«Умная среда» җитәкчесеннән хат алдык
Вадим Нуркаев, Башкортстанның » Умная среда» предприятиесе җитәкчесе. Экозавод «Башкортстан продукты»проектында катнаша. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы» турында Вадим әфәнде менә шулай яза.
-
«Умырзая»да матур чара
Безгә бик күркәм эчтәлекле һәм актуаль хәбәр килеп иреште «Умырзая» балалар бакчасыннан. Әйдәгез аның эчтәлеге белән танышыйк, дуслар!
-
Оперативно, четко, слаженно: учения прошли по плану
Участвуя в учебно-тренировочных занятиях, нефтепроводчики оттачивают навыки оперативного реагирования на самые сложные нештатные ситуации.
-
Казанда авыллар эшмәкәрләре киңәште, безнең якташ, бу өлкәдәге вәкаләтле вәкил Алмаз Нурлыев та катнашты
Шушы көннәрне мәркәзебез Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Анда 47 регионнан һәм Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
-
Афәрин, Динара!
Районыбызның Татар Ямалы авылы мәктәбенең 7нче сыныф укучысы Динара Гарифуллина Казан аграр университетында узган конферециядә чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды.
-
Булдыра Киров яшьләре!
15 март көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында «Татарстан яшьләре һәм фән - киләчәккә адым» исемле укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды. Киров урта мәктәбе укучылары актив катнаштылар һәм ике секциядә призлы урыннар яуладылар.
-
Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыенында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
-
ЗАМАНЧА ФЕРМА УҢЫШКА ЯКТЫ ЮЛ БУЛСЫН!
Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе ул. “Актаныш” агрофирмасының заман куйган шартлар буенча “Артемида” җитештерү компаниясе тарафыннан төзелгән фермасы чыннан да игътибарга лаек. Ул 140 сыер башына исәпләнә, бик җылы.