Актаныш

24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Уңган хуҗа - сыерсыз, сыерлы сыйсыз калмас!

Татар Суыксуында ел эчендә 51 баш сыер юк ителгән булса, Татар Ямалысы да бу нисбәттән “калышмый” – 34 баш минус бирә ул. Актаныш үзе исә 24 сөтбикәгә ярлыланган.

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы, июльгә  йомгак ясап, гадәттәгечә, айлык югалту-табышларын барлады. 

24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды. Җирлекләрдәге терлекчелек, сөтчелек тармакларының торышы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышында ачык чагылыш тапты. 

1 августка шәхси секторларда 11 995 баш МЭТ исәпләнә. Малларның баш саны, ел башы белән чагыштырганда, үсештә. 842 терлекнең артуы өметле күрсәткеч булып тора.  Аеруча Яңа Әлем, Аеш, Әтәс, Такталачык, Түке, Чалманарат, Киров, Кәзкәй, Күҗәкә, Аккүз җирлекләре бу юнәлештә үҗәтлек күрсәтә. 

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда да, 144 баш гомуми  үсеш күзәтелә. Әмма кайбер җирлекләрдә мал-баш саны күпләп кими. Уразай авыл җирлеге, мисал өчен, 57 баш эре терлеген киметкән.  24 форма-киңәшмә белән җитәкчелек иткән район башлыгы Э.Н. Фәттахов бу күрсәткечнең шактый җитди икәнен искәртте. Уразайда терлек асрау өчен мөмкинлекләрнең яхшы икәнен исәпкә алганда, уйланырлык саннар бу, җәмәмгать! Теләкәй, Татар Суыксуы, Чуракай, Иске Байсар, Татар Ямалысы, Иске Кормаш җирлекләрендә дә саннар кимүдә. 

Шулай да районның шәхси секторлары июль аенда терлек баш санын 35кә арттыруга ирешкән. Лидерлык Иске Сәфәр һәм Аеш җирлекләрендә. Актанышбаш, Әтәс, Теләкәй исә киметүчеләр исемлегенең башында тора. 

Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 4 655 баш сыер малы асрала. Узган ел белән чагыштырганда, алар 102гә кимегән. Татар Суыксуында ел эчендә 51 баш сыер юк ителгән булса, Татар Ямалысы да бу нисбәттән “калышмый” – 34 баш минус бирә ул. Актаныш үзе исә 24 сөтбикәгә ярлыланган. Ел башыннан караганда да киметү буенча “лидерлык” Татар Суыксу җирлегендә (-54). Нигездә, җирлек башлыклары сыерның кимүен лейкоз авыруының артуы белән аңлата. Кайбер җирлекләр исә, ниһаять, дөрес саннарга чыгарга исәпләгән булса кирәк! 

Рәйхан Флүс кызы кайбер җирлекләрдәге вак малның да кимүен билгеләде. Югары Яхшый, Иске Байсар, Әтәс җирлекләрендә сарык саны дистәләп түгел, йөзләп кимү дә сагайта. Җирлек башлыклары үзләре моны вак мал асрауның файдасы юклык белән аңлатырга маташты. Имеш, халык хәзер МЭТ асрауны хубрак күрә. Тик Энгель Нәвап улы мондый җавап белән килешергә теләмәде: “Файдасы юк дисәләр дә, авыл кешесе һәрвакыт сарык асрап яшәде”, - дип,  үз фикерен җиткерде ул. 

Чыннан да, вак малдан файда алам дигән кеше аны ала да. Мисал өчен, Күҗәкә авыл җирлегендә махсус рәвештә Корбан бәйрәменә сарык сату белән кәсеплек итүчеләр бар. Моның файдасы булмаса, яшьләр күрше-тирә районнарга ук чыгып, мал сатып йөрер идеме? Юк, билгеле, алай интекмәсләр иде. 

Шунысы сөенечле, Иске Кормаш, Иске Сәфәр, Усы, Татар Ямалысы, Мәсәде, Пучы, Иске Байсар, Яңа Әлем, Чалманарат җирлекләре сарык-кәҗә малын арттыру юнәлешендә җанлы хәрәкәт алып бара. Районда ел башыннан атлар саны да артуда. 

Шәхси секторлардагы эре терлек хәрәкәтенең асылы сөткә килеп тоташа. Малы кимегән җирлекләрнең сөте дә кимүен чамалар өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәле белгеч булуның хаҗәте юк, район башлыгы урынбасары тәкъдим иткән “төсле”  таблицага күз салып алу да җитә. 

Шәхси секторларда ел башыннан 6 632 тонна сөт реализацияләнгән, июль аенда  исә 1 258 тонна сөт җитештерелгән. Алдан ук билгеләп үткәнчә, малны саклап калуга омтылган җирлекләр әлеге таблицаның мактауга лаек яшел зонасында. Иске Сәфәр, Аеш, Чалманарат, Актанышбаш, Кәзкәй, Киров, Теләкәй, Аккүз, Пучы, Иске Богады, Түке шулар сафында. Әмма сатылган сөтне анализлаганда, Татар Ямалысы, Яңа Әлем, Югары Яхшый, Иске Айман, Татар Суыксуы, Иске Байсар, Уразай, Күҗәкә, Актаныш җирлекләрендә сөтнең, узган ел белән чагыштырганда, шактый кимүе күзәтелә. 

“Сөтнең кимүе җирлек башлыгының эшчәнлегенә бәя инде ул”, - дип искәртте бу урында Энгель Фәттахов,  залда утыручы башлыкларны уйланырга мәҗбүр итеп. 

Сөтне сатуга килгәндә, район җирлекләрендә сөткә бәянең төрле булу тенденциясе, кызганычка каршы, сакланып килә. Июль аена бер литр сөт өчен уртача бәя 18, 01 сум итеп билгеләнгән булса да, районның ун җирлегендә исәп түбәнрәк бәя белән ясала. Иң очсыз сөт Югары Яхшый, Иске Байсар, Чуракай, Яңа Әлем, Пучы, Усы җирлекләрендә – нибары 17 сум 50 тиен. Кировта бу бәя 17 сум 75 тиенгә тәңгәл. Чалманарат, Татар Ямалысы, Татар Суыксуы, Күҗәкә, Аккүз җирлекләре узган айда район тәкъдим иткән бәяне саклап  калуга ирешкән. Калган җирлекләрдә сөт югарырак хактан кабул ителә. Шулай да Теләкәй һәм Такталачык җирлекләрендәге сыерлар да, хуҗалар да иң бәхетлеләр, чөнки алар үз продкуцияләренең литрына 19 сум исәбеннән түләү ала. 

Рәйхан Галимҗанова залда утырган җитәкчелек составын шулай ук гамәлләштерелгән дәүләт программалары аша субсидияләр алу юнәлешендәге эшчәнлек белән дә таныштырды. Тана алу программасы буенча иң нәтиҗәле эшне Иске Сәфәр авыл җирлеге башкара: республикага юлланган 37 документның 14енә сәфәрлеләр хуҗа. 28 заявка мини-ферма булдыруга бирелгән булса, аларның санын 45кә җиткерү мөмкинлеге  барлыгын да искәртте урынбасар. 

Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы атка  Аеш җирлеге башлыгы Айгөл Фазлыкаева хуҗа булды. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: