Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШ ИЮЛЬ АЕНА ЙОМГАК ЯСАДЫ: Тырыша торгач, ат та хуҗасыз калды (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Айдар Мирхәйдәров тарафыннан әйтелгән фикер бүгенге терлекчелек тармагына үтә дә кыска анализ кебек тоелды: “Хуҗалыкның сөте дә,  ите дә,  мал-баш саны да юк икән – димәк, аның киләчәге дә юк!”  Аңлаган кешегә аңлашылырлык итеп әйтелде бу җөмлә. 

Бүген, 8 август көнне, Актаныш районының  авыл хуҗалыгы өлкәсе июль аена йомгак ясады. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию  ансамбле бинасында оештырылган 24 форма-киңәшмә эшен район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләде. Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары, баш зоотехниклар, белгечләр белән беррәттән фермерлар да чакырулы иде. 

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 34 720 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ай саен мал-баш санын арттыру бурычы куелса да, максатка ирешә алганыбыз юк. Район хакимияте белән хуҗалык арасында төзелгән мал арттыру заданиясен дә ел ахырына ничек үтәп чыгарбыз дигән борчу да айдан-ай арта бара. Әлегә “Актаныш” агрофирмасы гына үз җилкәсеннән бу бурычны төшерүгә ирешкән. “Әнәк” агрофирмасы, “Тамыр”, “Башак” хуҗалыклары, СПСК “Агыйдел” планнан шактый ерак тора. 

Әлеге саннарны залда утыручыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров җиткерде. Сөт җитештерү динамикасы да әллә ни мактанырлык түгел. Бу юнәлештә лидерлык “Әнәк” агрофирмасында,”Таң”, “Чишмә”, “Наратлы”,  Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда булса, районны артка сөйрәүчеләр сафын “Тамыр”,  “Алга”, “Нигез” хуҗалыклары, СПСК “Агыйдел”  тулыландыра. 

Айдар Әнвәр улы үз чыгышында шулай ук сөтчелек, үсеш алу буенча ферма мөдирләренең эшчәнлек нәтиҗәләренә аерым тукталып, тирәнтен анализ ясады. 

Реклама

Район буенча тәүлеклек үсеш 728 грамм күләмендә билгеләнгән булса да, “Таң”, “Тамыр” хуҗалыкларында, СПСК “Агыйдел” дә бу юнәлештәге хәрәкәт мактанырлык түгел. 

Бу нисбәттән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе тарафыннан әйтелгән фикер бүгенге терлекчелек тармагына үтә дә кыска анализ кебек тоелды: “Хуҗалыкның сөте дә,  ите дә,  мал-баш саны да юк икән – димәк, аның киләчәге дә юк!”  Аңлаган кешегә аңлашылырлык итеп әйтелде бу җөмлә. 

Хуҗалыкларда терлекләрнең үлеме авырткан урыннарның берсе булып кала бирә. Ай эчендә “Әнәк” агрофирмасында гына да 48 баш мал үлеменә юл куелган. Район буенча бу күрсәткеч 113кә тәңгәл. Мондый темплар белән барсак, районда терлек калмаячак, җәмәгать! Алдыбызга куелган максатның киресен эшләүгә йөз тотмасак иде!

Киңәшмә ахырында июль ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 54 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.  Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат сыны гына бу юлы үзенә хуҗа таба алмады.  Хәер, атның хуҗасыз калуын хәбәр иткәннән соң, залда моның белән риза булмаучы затлар да табылды. Әмма хуҗалыкның тотып мактарлык күрсәткечләре юк икән, ат  даулап утырудан мәгънә чыгар кебек тоелмады...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев