Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

25 ФОРМА: Актаныш март аена нәтиҗә ясады (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Бу юлы да җирлек башлыкларының эшчәнлеге берничә күрсәткеч буенча бәяләнеп, югары күрсәткечкә ирешкән җирлек  пар күгәрченгә лаек булды.

Агымдагы елның өч аенда 117 райондашыбызны мәңгелек йортка озатканбыз, аларның  55е ир-ат, 62се  хатын-кыз – әлеге куркыныч саннар 25 форма киңәшмә барышында район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тарафыннан яңгыратылып, халыкның сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, әхлак-тәрбиясе, гомумән, яшәеше өчен җаваплы затларны тетрәнергә мәҗбүр итте. Сугыш чоры да түгел, тиф, кызамык кебек зәһәр авырулар үрчегән чорда да яшәмибез, җәмәгать. Әмма тыныч, имин, җитеш тормышта артасы урында, күпләп кимибез. 

Актанышта ай саен табибларның, җирлек башлыкларының, мәктәп директорларының, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләренең  бергә җыелып, җирлекләрдәге демографик вәзгыятькә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясау, югалту-табышларын барлаучы киңәшмәнең март ае нәтиҗәләренә багышланганы 15 апрель көнне үтте. Гадәттәгечә, көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотып, алга куелган максат-бурычлар билгеләнде. 

Бу юлы да җирлек башлыкларының эшчәнлеге берничә күрсәткеч буенча бәяләнеп, югары күрсәткечкә ирешкән җирлек  пар күгәрченгә лаек булды.  Үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, җирлектә туган балалар саны исәпкә алынганнан соң, пар күгәрчен Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рамис Кадыйровка тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев