Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

25 ФОРМА – ЧЫБЫРКЫЛЫ ПРӘННЕК МЕТОДЫ: Ел ахырында кайсы авыл башлыклары премиядән колак кагар?

Кем белә, бәлки 9 ай дәвамында чыбыркылап торып та, уңай динамикага ирешә алмаган җирлек башлыклары, прәннек күрсәткәч, ныклап эшкә тотыныр. Ел тәмамланырга күп калмады – көтеп карыйк!

Актаныш районы  халкы агымдагы елның 10 аенда 410га кимегән. Шуларның 313е тормыш белән алыш-бирешен бөтенләй өзгән булса, 97се төрле тарафларга юл алган. Шулай да районда, әкренләп булса да, соңгы елларда  гомер озынлыгың артуы күзәтелә. 2014 елда ир-атлар уртача 63,6 , хатын-кызлар 76,8 яшькә кадәр яшәгән булса, хәзер көчле затлар 68,5, гүзәл затларыбыз 79,4 яшь гомер кичерә. Хатыннар ирләргә караганда якынча 11 елга озаграк яши килеп чыга – әлеге хәл сугыштан соңгы чорны хәтерләтә кебек. Тик ул заманда ирсезлекне сугышка сылтаган булсак, хәзер сылтар сәбәп тә юк. 

Ел буена 52 эш яшендәге райондашыбызның  фани дөньядан китеп баруы да күңелгә шом сала. Үлем структурасының башында  йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман чир торуы да юньле уйлар уйлатмый. Шушы вакыт аралыгында 158 бала туган – монысының нигезендә аерылышуларның шактый булуы һәм, әлеге дә баягы, ирләрнең кимүе ята кебек. Кыскасы, ирләрне сакларга кирәк! 

11 октябрь көнне Актанышта үткән 25 форма киңәшмә менә шушы статистикадан башланып китте. Актаныштагы туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендә эшчәнлек алып барган җаваплы затлар, гадәттәгечә,  айлык нәтиҗәләр буенча район җитәкчелеге алдында хисап тотты.

 

Һәр утырыш саен яшәешне уңай якка үзгәртергә кирәк дип чаң сугабыз, халыкның кимү динамикасына җентекле анализ ясала. Тик барыбер кайсыдыр як җитешми – үлем структурасы кимеми, гаиләләр таркалу дәвам итә, эчүче гаиләләрдәге вәзгыять тә шул килеш.  Хәер, эчүчелек белән көрәш үз нәтиҗәләрен тиз генә бирмәс әле. Бу афәтнең тамырына балта чабар өчен, шул тамырның кайдалыгын табу мәҗбүри чөнки. Район халкы легаль аракы белән беррәттән ялганын  кулланырга да кыстатып тормый. Җирлекләрдә мондый төр суррогатны сату белән кәсеп итүчеләр дә бар. Әмма ни авыл башлыклары, ни полиция вәкилләре әлеге кәсепчеләрне фаш итәргә теләми. Утырыш барышында “кайсы җирлекләрдә ялган аракы белән сату итәләр?”, - дигән сорауга иңсә селкетә алар. Юкса, эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләре дә аракы эчүгә барып тоташкан очраклар җитәрлек районда. Әгәр авыл башлыклары үз җирлекләрендәге хәлне контрольгә ала алмый икән – аларның эшчәнлеге нәтиҗәсез булып чыга түгелме? 

Сүз уңаеннан, сентябрь йомгакларына багышланган 25 формага Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева җирлекләрдә сатылган алкоголь продукциясенең күләмен чагылдырган таблица тәкъдим итте.

Аннан күренгәнчә, Әтәс җирлеге айныклык дәрәҗәсе буенча башкаларга үрнәк итеп куярлык. Биредә бер кеше башына 1,9 литр эчемлек туры килә, Иске Айман да бу нисбәттән яхшы позициядә (2,57 литр). Татар Ямалы, Уразай, Чалманарат, Чукракай, Татар Суксу, Иске Кормаш, Аеш, Яңа Әлем, Иске Байсар, Такталачык, Киров, Пучы, Актаныш җирлекләре исә кызыл зонада. Соңгы дүртесендә бер кеше уртача  10 литрдан артык аракы  эчә килеп чыга.  Кәзкәй җирлегендәге кибетләрнең, гомумән, аракы сатуга лицензияләре юк.  Аның каравы, биредә яшәүчеләр ялган аракы эчә дип уйларга нигез бар. 


Эчкечелек тамыр җибәргән  җирлекләрдә, ни кызганыч, тотнаксыз тормыш рәвеше алып барган, риск төркеменә кертелгән гаиләләр дә шактый. Иң аянычы, шундый 76 гаиләдә 174 бала тәрбияләнә. Оясында ни күрсә, очканында шул булмасмы? Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе ай дәвамында Актаныш, Яңа Әлем, Иске Богады авыл җирлекләренә чираттагы рейдлар оештырган.  Сүз дә юк, авыр гаиләләрдәге вәзгыять вакыт-вакыт үзгәреп тора районда. Кемдер акылга килеп, балаларының аракыга караганда кадерлерәк икәнен аңлый, тәүбәгә килә. Әмма "изге урын" буш тормый дигәндәй, аларга алмашка яңа эчүче гаиләләр барлыкка килә. Җыелыш барышында авыл башлыклары андый гаиләләр, нигездә, күчеп кайта бит дип, гаепне үз өсләреннән төшерергә талпынып карады. Ә нигә сез җирлеккә кайткан гаиләләрне бернинди белешмәсез кабул итәсез соң, хөрмәтле авыл хакимнәре? Үзебездәге эчүче гаиләләр бетәр дә, проблемасыз калырбыз дип борчыласызмы? 

Рейд нәтиҗәсендә нерв күзәнәкләрен шактый какшата торган хәлләргә тап була комиссия вәкилләре: балалар янына алып кайтылган бер төнлек ирләр дисеңме; бала арты бала табып, аларны бар дип тә белмәүче әниләр; яше җитеп тә, балалар бакчасына урнаштырылмаган нәниләр; янау катыш сүгенү сүзләре - саный китсәң, гыйбрәт алырлык яшәү рәвеше алып баручылар җитәрлек әле бездә. Ул гаиләләр белән җирлек башлыкларының тиешенчә эшләмәве дә килеп туган ситуацияне катлауландыра. Язма аша авыл хакимнәренә  мөрәҗәгать итәсе килә: мондый гаиләләр өчен беренче чиратта сез җаваплы, ул-бу була калса, сорауны да сездән алачаклар. Җирлек саен бер башлык була торып, районнан килгән комиссия тарафыннан ярдәм көтеп яту сезне бизәми. Сезнең кул авылның пульсында торырга тиеш! Сез мондый гаиләләр өчен ашыгыч ярдәм дә, таяныч та, кирәк чакта чыбыркылы хуҗа да булырга бурычлы! 

Хәер, Яңа Әлемнән кала башка җирлекләрдәге караучысыз калган өлкәннәр проблемасы да ай дәвамында уңай чишелеш алмаганы мәгълүм булды. Авыл өлкәннәренең исән-имин кыш чыгуы җирлек башлыкарыннан бигрәк район җитәкчелеген борчый кебек тоелды.

Алай димәс идең, салкын чорга аяк бассак та, газсыз, тузган электр чыбыклары белән кышка кереп баручы ялгызакларның яшәү шартларында яхшыга үзгәреш юк. Өлкәннәрнең кайберләрен  картлар йортына урнаштыру мөмкинлеге булса да,  җирлек башлыклары бернинди дә чара күрмәгән. Нәрсә көтә икән алар - кышкы салкында шундый берәүнең  утырып янганынмы? Ул вакытта сезнең дә башыгыздан сыйпамаслар шул. 

Сүз уңаеннан, җыелышта район башлыгы Э.Н.Фәттахов  ел ахырында җирлек башлыкларына тапшырылырга тиешле премияләр хакында да искәртте.  Әмма ул премияне биргәнче,  хакимнәрнең еллык эшенә анализ ясалачак.  Айный алмаучы авылдашларыгыз, ялган аракы сатучыларыгыз, игътибарсыз калган ялгыз өлкәннәрегез шул вакытта эшне бозып куймагае. Хәер, кем белә, бәлки 9 ай дәвамында чыбыркылап торып та, уңай динамикага ирешә алмаган җирлек башлыклары,  прәннек күрсәткәч, ныклап эшкә тотыныр. Ел тәмамланырга күп калмады – көтеп карыйк! 

Ай йомгакларына багышланлан киңәшмәдә бу юлы районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева да чыгыш ясады.

Ул гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз балалар, аларның социаль составы хакында хисап тотты. Бу төркемгә кергән райондашларыбызны борчыган сорауларга ачыклык кертте.

Утырышта күтәрелгән күпкырлы мәсьәләр рәтендә районда борын төртергә маташкан XXI афәте – наркомания хакында да сүз кузгатылды. Бүген Актанышта 2 наркоман исәптә тора, 5-6 райондашыбыз бу уңайдан табиб-нарколог тарафыннан күз уңына алынган. Яшь буынның яңа шөгыле – кальян тарту модасы да үзенең күңелсез нәтиҗәләрен бирә башлаган. Актанышта бу зәхмәтләрнең  тамыр җәюенә юл куймаска иде бит инде, хөрмәтле райондашлар!  Тамырланганнары болай да җитәрлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев