АБУНӘЧЕЛӘР БӘХЕТЛӘРЕН СЫНАДЫ: "Актаныш таңнары" смартфоны Әҗәкүлдә яшәүче яңа хуҗасына китте (+ФОТО)
Без җиңүчене билгеләдек!
Бүген “Актаныш таңнары” газетасы язылучылары арасында бүләкләр уйнатты. Акциянең төп бүләге – смартфон үз хуҗасын Әҗәкүл авылыннан тапты. Бу бәхет Рәдис Хамматуллинга елмайды. Бүләкне исә “Актаныш-информ”нан аның тормыш иптәше килеп алды.
- Кичә соңлап кына язылу хакындагы квитанцияне һәм купонны редакциягә кертеп биргән идем. Бүләк оту теләге көчле булса да, смартфон безгә чыгар дип уйламаган идек. Барыгызга да зур рәхмәт, -диде бүләк хуҗасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев