Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ТЕМАСЫ: "Актаныш таңнары" язылучылар арасында бүләкләр уйнатты (ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕҢ ТУЛЫ ИСЕМЛЕГЕ + ФОТОХИСАП)

Бүген район сулышын даими яктыртып барып, дистә еллар эчендә үз укучыларын булдырган “Актаныш таңнары” газетасы язылучылары арасында бүләкләр уйнатты.

 Соңгы елларда әлеге күркәм традиция югалып торган иде. Абунәчеләр белән газета арасындагы күперне ныгытып торучы әлеге гадәтне яңартуны сорап күпләр мөрәҗәгать итте безгә. Халык сорый икән – димәк, алар газетага битараф түгел. Шулай булгач, матди чыгымнар таләп ителсә дә, без 2019 елның беренче яртыеллыгына язылып, үзләренең тугры абунәче икәнен исбат иткән райондашларыбыз арасында бүләкләр уйнатып, әлеге традициягә җан өрдек. 


Энә дә, дөя дә бүләк диюгә карамастан, “Актаныш таңнары” уйнаткан бүләкләр, чыннан да,  саллы иде. Төп бүләк смартфон булачак дигән алхәбәр үзе генә дә акциядә катнашучылар санын бермә-бер арттыргандыр, мөгаен. 


Яңарыш кичергән бүләк уйнату мизгеленең форматы да бу юлы үзгә иде. Без абунәчеләребезне “Яшьлек” МҮнә дәшеп, алар өчен кечкенә генә бәйрәм оештырдык. Район мәдәниятендә үз сукмакларын булдырган җырчыларыбыз – Рәзилә Галиева, Гөлназ Хәбирова, Фәнис Яхиннарның моңлы җырлары абунәчеләребез белән очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрде. 


“Актаныш таңнары” газетасы оештырган акциягә исә 700гә якын язылучы катнашкан. Ә инде бүләк уйнату мизгелләрен үз күзләре белән күрергә теләгән абунәчеләребезнең зал тутырып килүе безне аеруча сөендерде. Билгеле, уйнатылган барлык бүләкләр дә залда утыручылар арасыннан үз хуҗаларын тапкан булса, сез дә, без дә аеруча шат булыр идек. Тик... тик бәхетле очрак җиңүчеләрне үзе билгеләде. Шулай да бүгенге матур чараны тамаша кылучылар арасында да бәхетле абунәчеләребез бар иде. 


Менә алар, “Актаныш таңнары” газетасы белән яңа елга да бергә атларга карар кылган бәхетле бүләк ияләре: 


“Актаныш таңнары” эмблемасы төшерелгән футболка
1. Закирҗанов Н. (Актаныш)
2. Язитова Әлфия (Актаныш)
3. Гыйлманова Флүрә (Тат.Суксу)


6 декабрьдә район мәдәният йортында узачак концертка чакыру билеты 
1. Исламов Шәйхенур (Актаныш)
2. Галиев Фәнис (Актаныш)
3. Билалова алмазия (Бурсык)
4. Якупов Нәкыйп (Актаныш)


“Актаныш таңнары” эмблемасы төшерелгән чәй бокалы 
1. Касыймова Лиза (Уразай)
2. Хашимов Мөбәрәк (Байсар)
3. Нуруллина Рәмзия (Түбән Гәрәй)


“Барьер» су чистарту фильтры
1. Шәрәфетдинова Рулия (Актанышбаш)
2. Ногманов Назыйф (Теләкәй)


“Актаныш таңнары” эмблемасы төшерелгән сөлге 
1. Хәнипова Рәмилә(Актаныш)
2. Мандыкаева Ирина (Мари Суксу)

Реклама


“Актаныш таңнары” эмблемасы төшерелгән турау тактасы 
1. Гильмуллина (Теләкәй)


Актанышта урнашкан “Тоз мәгарәсенә” абонимент
1. Хабибуллина Ә. (Күҗәкә)
2. Гәрәев Наил (Карт авылы)
3. Харрасов Равил (Актанышбаш)

“Кайнар икмәк” ипи пешерү комбинатыннан чәй тәмнәре тутырылган пакет 
1. Мөхәметдинов (Яңа Кормаш)
2. Хуҗина Бания (Иске Айман)

Термос 
1. Дөлмаганова Р. (Такталачык)

Микродулкынлы мич өчен савыт 
1. Таҗипов Инсаф (Актаныш)
2. Хамидуллина Рузилә (Яңа Әлем)

Үтек 
1. Идрисова Дүсә 

Ризык пешерү өчен махсус форма
1. Галиева Ландыш (Апач)
2. Нуруллин Зинарис (Тат. Ямалы) 

Акциянең төп бүләге – смартфон исә үз хуҗасын Әҗәкүл авылыннан тапты. 

Шулай итеп “Актаныш таңнары” газетасы бүген 30 бүләк уйнатты. Бәйрәмебез ахырында баш мөхәррир Руслан Усманов, “Актаныш-информ” коллективы  адресына юлланган рәхмәт сүзләре, матур теләкләр безнең күңелгә хуш килде. Катнашуыгыз, бәйрәм чарасына килүегез өчен, хөрмәтле абунәчеләребез, сезгә рәхмәтләребезне ирештерәбез. Яңа елларга да бергә атлыйк, дуслар! “Актаныш таңнары” газетасы – ул безнең газета! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев