Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов И.И. бүләгенә чаңгы ярышы узды (+ФОТОЛАР)

23нче февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы оештырылды. Аның төп максат: спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү. Спортчыларны Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм...

23нче февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы оештырылды. Аның төп максат: спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү.
Спортчыларны Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
"Бүләк" чаңгы трассасына ярышларны карарга районыбыз кунагы Илдар Ирек улы үзе дә килгән иде. Ул Актаныш районында сәләтле яшь спортчыларның күп булуын билгеләп үтте һәм мондый ярышларның киләчәктә дә булачагына ышандырды.
Ярышларда районыбыз мәктәпләреннән укучы һәм укытучылар, оешма-предприятие, учрежденияләрдән спорт сөючеләр, авыл җирлеге башлыклары һәм спортчы-ветераннары катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
13 яшькә кадәрле кызлар:
1 урын - Яхшегулова Зәйнәп
2 урын - Исламова Айгөл
3 урын - Баянова Регина
13 яшькә кадәрле егетләр:
1 урын - Имамразыев Айназ
2 урын - Шакиров Илшат
3 урын - Хасанов Илсур
13 - 15 яшь кызлар:
1 урын - Таҗиева Таңсылу
2 урын - Төхбәтуллина Илзира
3 урын - Гайнетдинова Илзира
13 - 15 яшьлек егетләр:
1 урын - Наил Ялалов
2 урын - Данил Кирамов
3 урын - Айдар Гәлләмов
16 -18 яшьлек кызлар:
1 урын - Муллаянова Ирина
2 урын - Хурамшина Алинә
3 урын - Басыйрова Фирүза
16 -18 яшьлек егетләр:
1 урын - Мохтазиров Камил
2 урын - Галиуллин Динар
3 урын - Гарипов Алгиз
19 - 45 яшьлек ир-егетләр:
1 урын - Илнар Фардиев
2 урын - Хаҗиев Равил
3 урын - Набиев Илфат
19 - 45 яшьлек хатын-кызлар:
1 урын - Әсәдуллина Раушания
2 урын -Гарипова Рузилә
3 урын - Зиннурова Ләйсән
45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар:
1 урын - Иманаев Илфат
2 урын - Сибгатуллин Ришат
3 урын - Аглямов Дилшат
45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар:
1 урын - Сәрварова Фирая, Нургалиева Венера
2 урын - Зиазетдинова Чулпан
3 урын -Хамзина Зөһра
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте материаллары кулланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев