Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ 2018 ЕЛГА НӘТИҖӘ ЯСАДЫ: Алдынгылар җыенында уңганнар хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Актанышта оештырылган алдынгылар җыенында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты.

Дәрәҗәле кунак район халкын  бәйрәм белән тәбрик итте һәм, хезмәтләрен югары бәяләп, уңганнарга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.

     2018 нче ел нәтиҗәләре буенча республикада югары үсеш алуга ирешкән, 35 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшләп, 70 яшьлек юбилеен үткәргән Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм  күпъеллык намуслы хезмәте өчен  “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр исемлеге: 

- “Актаныш” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Чөгәнә бүлекчәсе тракторист-машинисты Шәрипов Айзат Илфар улы 
- “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Кыркаентубә бүлекчәсе сыер савучысы Нәбиева Резеда Борис кызы 
- “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ферма мөдире  Шәйхелмәрданов Назиф Вазих улы 
- “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш зоотехнигы Мирхәйдаров Айдар Әнвәр улы 
- “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  ферма мөдире Әхмәтов Ренат Саньяф улы 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр исемлеге: 

- “Чишмә” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Хәмзин Мансур Давис улы
- “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнеры Кашапов Рәзим Сәрвәретдин улы
- “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Хабетдинова Ландыш Фәвәдит кызы
- “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хисапчысы Хайретдинова Чулпан Мәхмүт кызы 
- “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бригадиры Гарипов Рамил Раил улы 
- “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Закирова Рамуза Наил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев