Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ БАЗАРЫ: Яңарыш җиле исә - халык үзгәреш көтә

Яшерен-батырын түгел, Актанышның үзәк базары, чыннан да, яңа сулыш өргәнне көтә. Базар территориясендәге кайбер сәүдә нокталарының буш торуын да билгеләп үтми булмый.

Актаныш халкы бакчачылык белән бик яратып шөгыльләнә: үзләренә, балаларына җитәрлек продукцияне үзләре үстерә  алар. Шулай да район халкында экологик чиста продукциягә ихтыяҗ әле дә сакланып килә. 

Билгеле, үзләреннән арткан җиләк-җимешне, яшелчәне халык бүген үзәк базарда да тәкъдим итә. Бәяләре дә кулай аларның. Авыллардан килүчеләр өчен махсус урын да көйләнгән базар территориясендә. Аны безнекеләр “социаль урын” дип йөртә. Биредә ит, балык кебек тиз бозыла торган продукциядән тыш, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, сарымсак кебек яшелчәләрне, бакча һәм болын җиләкләрен - кем нәрсә тели, шуны сата ала. 

Моннан ике-өч ел элек булдырылган бу урында  саткан өчен халыктан акча алмыйлар иде. Әмма үзгәреш җилләре базарны да читләп үтмәгән булып чыкты. Бу хакта  Актанышта алдан сайлаучылар белән үткән очрашуда билгеле булды. Дөресрәге, базарда үз продукциясен сату бәрабәренә матди якларын бераз гына булса да яхшыртырга өмет иткән пенсионер апаларыбыз хәбәр итте. 

Баксаң, хәзер биредә сату урыны өчен сатучыдан 50 сум акча сорыйлар икән. Бу – көнлек “такса”. Өч дистә йомыркасын, бер-ике литр сөтен сатарга күтәреп чыккан 70-80 яшьлек апаларда , билгеле, бу хәл ризасызлык тудыра. Озын көн утырып берни дә сата алмасаң, акча кире кайтарылмый бит! Уйлап карасаң, беркем дә анда рәхәт тормыштан да чыгып утырмый. Аннан килеп, сезоны-сезоны белән үзара “конкуренция” дә баш калкытып ала. Базар мөнәсәбәтләре шундый инде ул дип тә тынычландыру урынсыз кебек монда. 

Бәлки нәкъ менә шушы җиләк-җимеш, яшелчә өлгергән чорда Актанышта шушы продукцияләрне халыктан күпләп җыюны оештыру кирәктер?- әлеге тәкъдимне дә “базар  мөнәсәбәтләре” белән килешергә теләмәгән апалар җиткерде. 

-Без бит салымны да түлибез, үзара салым акчасын да берсүзсез тапшырабыз, шуның өстенә хәләл продукциябезне саткан урын өчен дә акча түлисе килми, - дип белдерде алар. 

Реклама

Районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттаховның үзен дә  үзәк базар проблемасы борчый булып чыкты. 

Яшерен-батырын түгел, Актанышның үзәк базары, чыннан да, яңа сулыш өргәнне көтә. Базар территориясендәге кайбер сәүдә нокталарының буш торуын да билгеләп үтми булмый. 
Хәер, бу юнәлештә район җитәкчелеге хәрәкәт башларга әзер. Республика күләмендә базарларны реконструкцияләү буенча яңа проектның старт алуы да моңа этәргеч булачак, билгеле. 
Казан шәһәрендә төзелгән  агросәнәгать паркы үрнәгендә Актанышта да заман таләпләренә туры килгән базар булдырып булыр кебек. Район җитәкчелеге бүген үз алдына менә шундый зур бурыч куя. 

Ә базардагы “социаль урын”нарга килгәндә, Энгель Фәттахов бу мәсьәләгә ачыклык кертеләчәген әйтте. “ Урын өчен 50 сум түләү алу – бу дөрес түгел!”, -дип белдерде җитәкче. 
 
 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X