Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш көрәшчеләре Дәниф Харисовка зур бүләк ясады (+ФОТОЛАР)

Актаныш районы әлеге турнирга үз көрәшчеләрен тәкъдим итми калса, бу гайре табигый хәл буларак кабул ителер иде, мөгаен.

12-13 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына татар көрәше узды.

Әлеге XXIII республикакүләм турнир быел да авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылып, Татарстанның келәм батырларын барлады. 

Иген уңдырышлыгы буенча лидерлар рәтендә, уңышның тулаем җыемы буенча республикада быел беренче урын яулаган Актаныш районы әлеге турнирга үз көрәшчеләрен тәкъдим итми калса, бу гайре табигый хәл буларак кабул ителер иде, мөгаен. Өстәвенә, безнең районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәчесе Дәниф Харисов Актанышның көрәш Федерациясе рәисе дә. “Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исем белән беррәттән “Актаныш көрәшчесе” дигәне дә бар. Хәер, райондашларыбыз тарафыннан лаеклы рәвештә яулап алынган дәрәҗәләр бу. 

Бәйгегә килгәндә, ике көн дәвам иткән турнирда республика районнарыннан килгән 46 командадан 400лəп көрəшче катнашты. Алар  60, 70, 80, 90, 100, 130 һəм 130дан югары үлчəмнəрдə бил алышты. Келәмгә чыккан көрәшчеләр  арасында 10ысының Актанышныкы булуы горурлык хисләре уята. 


Шунысы сөенечле, Актаныш  муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры  Ленис Вәлиев һәм тренер Илфир Әнвәров җитәкләгән команда, турнир нәтиҗәләре буенча, Татарстан күләмендә дәрәҗәле өченче урынга лаек булды. 

Көрәшче егетләребез үзләре исә, әлеге мәртәбәле җиңүләрен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәчесе  Дәниф Әсрар улы Харисовның 60 яшьлек олуг юбилеена зур бүләк булды дип исәпли. Афәрин, Актаныш көрәшчеләре! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев