Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фәттаховның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала.

Без - Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы, үз җиребездә уртак язмыш белән берләшеп, кеше хокуклары һәм иреген, халыклар арасындагы дуслыкны раслап, илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт куябыз. Безнең төп максатыбыз – Россия Федерациясенең көчле һәм бай дәүләт булып, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, ә төп законда каралган потенциал тулысынча ачылып, җәмгыятьнең һәм безнең һәркайсыбызның икътисади, мәдәни, рухи өлкәдә үсешенә ярдәм итсен.

Татарстан Республикасы көчле алга киткән төбәк буларак тотрыклы  алга барып, тулы канлы тормыш белән яши. Татарстанлылар, шул исәптән актанышлылар  тарафыннан шушы төбәктә дустанә гомер кичерүче халыклар арасында гражданлык килешүчәнлеген һәм толерантлыкны, этникара теләктәшлек һәм халыкларның мәдәни-рухи кыйммәтләренә хөрмәт белән карау һәм шул вәзгыятьне ныгыту өлкәсендә бай тәҗрибә тупланган.

Хөрмәтле актанышлылар! Бөек Ватаныбыз, республикабыз, Актанышыбыз белән горурлану хисе безгә тагын да ныграк берләшергә ярдәм итсен. Һәркемгә бәхет, оптимизм, сәламәтлек, йортларыгызга иминлек телим, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев