Актаныш

АКТАНЫШ ӨЛКӘННӘРЕ БУЛДЫРА: Ветераннар тота балык Шәрип күленә барып... (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Әллә көне шулай туры килде, әллә балыклар нәкъ менә хатын-кызларның кармагына ешрак эләкте – без биредә булганда, өстенлек гүзәл затларда булды кебек тоелды. Балыкчының юлдашы – бәхетле очрак дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

Актаныш районы  ветераннарын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Алар үзара бердәмлек, татулык, җыр-моңга хәвәслекләре, иң мөһиме – активлыклары белән аерылып торалар. 

Район ветераннарының спартакиадасы, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның смотр концерты,  шахмат сөючеләр арасында ярыш, машина йөртү осталыгында көч сынашу – болар барысы да ветераннарыбызның үз инициативалары белән оештырылган ярышлар. 

 Елның кайсы фасылы булуга карамастан, ветераннарыбыз даими хәрәкәттә. Әле күптән түгел генә алар Туймазы районына җыр-моңлы күпер салып кайткан булсалар, бүген инде җыйнаулашып Шәрип буасына балык тотарга киткәннәр булып чыкты. 
Иҗат төркемебез белән алар янына барып җиткәндә, буага кармаклар салынган, беренче балыклар тотылып яр буена чыгарып салынган, күмер самоварында үләнле-мәтрүшкәле чәй кайнаган, учак өстенә казан асылган иде инде. Өлгерлекләренә таң калып, сокланып тордык. Картлык аларны танымыйдыр, мөгаен!

Балыкчылар ярышын районыбыз ветераннары 2011 елдан уздырып килә. Бу ярышларның узасын җирле  авыл ветераннары оешмалары һәм өлкәннәр  алдан әзерләнеп көтеп алалар. Мондый чарада катнашучылар саны 30дан артып китә. Ярышның урыны ел саен үзгәреп тора. Хәер, быелдан соң, мөгаен, Шәрип буасы бәйгенең даими үткәрү урынына әверелер. Чөнки биредә  ял итәр өчен дә, балык тотар өчен дә бөтен шартлар да тудырылган. 

    Өлкәннәр арасында  балык тоту ярышы «Иң оста балыкчы» исеме астында үтә. Иң кызыгы, бүген кармак тотучылар арасында  өлкән яшьтәге апалар да шактый иде. Ир-атларның борынына чиртте алар. Әллә көне шулай туры килде, әллә балыклар нәкъ менә хатын-кызларның кармагына ешрак эләкте – без биредә булганда, өстенлек гүзәл затларда булды кебек тоелды. Балыкчының юлдашы – бәхетле очрак дип юкка гына әйтмиләрдер шул. 

 Хәвәскәр балыкчылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар: 

1.     «Авырлыгы буенча иң күп балык тотучы». Ягъни, билгеле бер вакыт аралыгында тоткан балык махсус үлчәүләрдә, граммга кадәр төгәллек  белән үлчәнә, кайсы ветеран ничә килограмм  балык тоткан, шуңа карап урыннар билгеләнә (1-2-3 урыннар). 
2.     «Иң күп санлы балык  тотучы»- тоткан балыкның саны исәпләнә.Кемдер ун, кемдер кырык балык тотарга мөмкин. Балык эләгү һава торышына бик нык бәйле. Бу номинациядә дә  шулай ук өч урын каралган.
3.     «Иң зур балык тотучы» - иң зур балык  үлчәнә һәм җиңүчегә 1 урын билгеләнә.
5.     «Иң өлкән балыкчы».  Бу номинациядә дә  махсус бүләк бирелә.

    Өлкәннәрнең  балык тотуын  Шәрип буасының хуҗасы, шәхси эшмәкәр Марс Гардисламов та зур кызыксыну белән күзәтте. Узган ел бирегә җибәрелгән балыклар бүген инде буаның мактанычына әверелеп килә– эшнең нәтиҗәсе сөендерә.


 
Балык тотуны читтән күзәтергә яратучы өлкәннәребез исә балыкчыларга уха әзерләп, чәй кайнатып, алар өчен җан атып торды. Бердәмлек булган җирдә ямь дә, җыр-моң да, менә дигән ял да бар иде. 

Бүген балыкчыларыбыз, ярышка нәтиҗәләр ясалгач,  үзара аралашып, рәхәтләнеп ял итеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралышачак. Киләсе елларда да сафларыгыз сирәгәя күрмәсен, безгә үрнәк булган өлкәннәребез! 

Реклама


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: