Актаныш

АКТАНЫШ СӨТЕ - УЛ АБРУЙ ЭШЕ: Алтын урталык табылырмы?

- Сөткә районның уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк бәя тәкъдим итеп, без халыкның гайрәтен чигерергә тиеш түгел! - дип белдерде бу нисбәттән район башлыгы Э.Н. Фәттахов.

Актаныш районы халкын шактый борчылырга мәҗбүр иткән сөт мәсьәләсе бүген хакимият бинасына авыл башлыклары белән сөт җыючы шәхси эшмәкәрләрне җыйды. Җирлекләрдәге халык алдында сөт сәясәте өчен җавап тоткан әлеге ике звено вәкиле район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән очрашу барышында вәзгыятьне уртага салып сөйләшеп, алтын урталыкны эзләде. 

Сөтчелекнең район яшәешен тәэмин итүдәге әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Узган елда гына да Актаныш әлеге тармактан якынча бер миллиард сумлык керем алуга ирешкән. Бүген район хуҗалыклары уртача 159 тонна сөт җитештерә, бу санга шәхси секторлардагы 17-18 тонна продукцияне дә өстәсәң, акчаның күктән төшмәгәне яхшы аңлашыла. 

Күрше-тирәләр белән чагыштырганда ( Мөслим - 30 т., Минзәлә - 18 т., Сарман - 60 т., Тукай -70 т.) районның сөт елгасы, шөкер, шактый тирән. Әмма республикада алдынгылар өчлегендә барган Кукмара, Балтач, Әтнә районнарын куып тотар өчен әле байтак тир түгәсе, байтак сыер җилеме тартасы бар. 

Актаныш районы якын киләчәктә сөт җитештерү буенча 250 тоннага чыгарга исәп тота. Моның өчен, билгеле, беренче чиратта, терлекләрнең баш санын арттыру зарур. Хәер, соңгы биш еллыкта бу юнәлештә торгынлык чоры күзәтелгән булса, 2018 елда мал-баш саны 822гә арткан, тәүлеклек үсеш тә 720 граммга җиткән- тик бу без максат итеп куйган биеклек түгел әле. Иң мөһиме - бозны кузгатуга ирешкәнбез. 

Җирлекләрдәге шәхси секторлар да бүген сөтчелек, терлекчелек юнәлешендә район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоеп яшәргә тиеш. Чөнки бу тармаклар халыкны эш белән тәэмин итүдә зур резерв. Җирлекләрдә терлек асраучы буын әкренләп картайса да, сыер малыннан табыш алып яшәгән авыл үз позицияләрен бирергә ашыкмасын иде. Авыллар – сыерсыз, өстәлләр сыйсыз калмасын дисәк, сөт сәясәтенә кагылышы булган звенолар аңлашып, бер йодрык булып эшләргә бурычлы. 

Бүгенге көндә Актаныш районының шәхси хуҗалыкларыннан 25 эшмәкәр сөт җыю белән шөгыльләнә. Араларында халык белән килешеп эшләүчеләре дә, хәләл сөткә уч тутырып акча түләүчеләре дә, түбән бәя белән сөт җыеп, халык алдында абруен югалтучылар да бар. 2018 елда Актаныш районы буенча сөтнең литрына уртача 15 сум 64 тиеннән исәп ясаган. “Таң” җәмгыяте аны 17,05 сум белән кабул итсә, шәхси эшмәкәр Фәхертдинов сөтне 17 сумга алган. Шул ук вакытта районның уртача күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә исәп ясаучылар да юк түгел. Андыйларны саны дистәдән артып китә. 

Менә шушы өлештә урынлы сорау туа: бөтен җирлекләрдә дә сыерлар дүрт аяклы, бер җилемле була торып, ни өчен аларның продуктын кәсепчеләр төрле бәягә сатып ала соң? Һәм ни өчен халык файда урынына зыян күрә? 

- Сөткә районның уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк бәя тәкъдим итеп, без халыкның гайрәтен чигерергә тиеш түгел! - дип белдерде бу нисбәттән район башлыгы Э.Н. Фәттахов, - республиканыкы белән чагыштырганда, Актанышта сөт бәясе болай да түбән. Әмма без бу ситуациядән дөрес юлны сайлап чыгарга тиеш!

Сөтне бит аны, чыннан да, җитештерү генә түгел, сатарга да кирәк. Бүген районга саллы инвестиция дә кертелгән – Актаныш сөт комбинаты, җитәрлек чимал булган очракта, тулы бер производствоны хәрәкәткә китерәчәк. Әмма бу райондагы башка сөт кабул итүче җәмгыятьләр эшсез калачак дигән сүз түгел. Район башлыгы сәламәт көндәшлек саклануга каршы чыкмый, ә бәлки, киресенчә, сөт кабул итүче оешмалардан районга инвестицияләр кертүне сорый. Энгель Нәвап улы киләчәктә берничә җирлектә сөт комплекслары бастыру өстендә дә эшчәнлек алып бара. Мисал өчен, Сәфәр, Яхшый, Суксу җирлекләренең үзләрендә әлеге комплекслар барлыкка килсә, я, кемгә начар булыр иде? 

Сөт җыючыларга да бернинди чикләүләр куелмый. Алар алга таба хезмәтләрен үзләренчә башкаруны дәвам итәчәк. Актаныш районы хакимияте бары тик сөткә нормаль бәядән исәп ясалуны тели. Бүгенге очрашуда эшмәкәрләргә бу позиция үтемле итеп аңлатылды. Шулай дп бәяләр эшмәкәрләрнең үз иркендә калачак. Әмма халыкта сайлау мөмкинлеге булачагы кат-кат искәртелде. Сөтне кемгә тапшырачагын халык үзе хәл итәчәк. Ә ул, билгеле, үзенә файдалы мөмкинлекне сайлаячак. Шул рәвешле, сөт җыючылар арасында да сәламәт көндәшлек барлыкка килер дип ышанасы килә. Бу вакытта инде юнь бәя тәкъдим итә алмаучыларның сайланыштан төшеп калачагы көн кебек ачык. 

Якын киләчәктә сөт вәзгыятенең нинди юнәлеш алуы халыктан һәм эшмәкәрләрдән торачак. Әмма сөт бәяләре ай саен чагыштырылып барачагына шик юк. Алтын урталык та барыбер табылачак кебек, чөнки Э.Н. Фәттахов Актаныштагы сөт сәясәтен көйләүне абруй эше дип атады.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: