Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТАГЫ СӨТ СӘЯСӘТЕН ДӘВАМ ИТЕП: Сыер биргән сөткә кем хуҗа?

Бу уңайдан Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов соңгы көннәрдә шактый кискен торган сөт вәзгыятенә үз фикерен белдерде.

Бүген Актаныш районы сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә барса да, ни хикмәт, кибет киштәләрендә үзебезнең "Актаныш сөте"н күрү бәхетенә ирешә алган юк. 


Юкса, үзебезнең сөт елгасы Екатеринбургка ук барып тоташа бит - районда сөт җыю белән шөгыльләнгән компанияләрнең берсе - "Молинвест-Т" җәмгыяте Актаныш чималын Рәсәйнең әнә шул ерак ноктасына озата. 


Ә халык дүрткүзләп үзебездә җитештерелгән продукцияне көтә. Өстәлеңдә Актанышта җитештерелгән сөт, май, катык, йогурт, кефир утырса, горурланып ашар идек ичмасам. Ә иң кызыгы, бу бит чынга ашмас хыял түгел, җәмәгать. Бу - инде иртәгә үк чынбарлыкка әверелә алырлык мөмкинлек. Чөнки бүген Актаныш районында тәүлегенә 200 -250 тонна сөтне кабул итеп, аны тулысынча эшкәртеп, үзендә үк чимал итеп куллана алырлык комбинат сафка басып килә. Инде бүгенге көндә ул 80-100 тонна сөт кабул итергә әзер. Сүз Актаныш сөтен Актанышта ук акчага әверелдерә алу сәләтенә ия инвестор хакында бара. Өстәвенә, комбинат 100дән артык райондашыбызга эш урыны тәкъдим итә. 


Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты - белрусслар белән актанышлыларның уртак проекты. Бүген биредә май, коры сөт җитештерелә, сырның да берничә төрен ясау өчен җиһазлар бар. Комбинатка тапшырылган сөттән кефир, ряженка, катык, сливки кебек сөт продуктларын әзерләү линияләре агымдагы елның көзендә тулы куәткә эшли башлаячак. 

Реклама


700 миллион сумлык инвестиция кертеләчәк комбинат якын киләчәктә Актаныш сөтен, сөт продукциясен сату базарына чыгаруда иң әһәмиятле рольне уйнаячак дип көтелә.


 Шунысы да игътибарга лаек, бүген Актаныш сөт комбинаты шәхси хуҗалыклардан сөтне шактый юнь бәягә кабул итәргә сәләтле. Халыктан җыелган сөтне гомер бакый икенче сорт итеп җыюны исәпкә алсак, комбинатның бер литр сөткә  23сум 62тиен тәкъдим итүе – кызыгырлык та, кызыктырырлык та. 
Әмма Актаныш сөт комбинаты чималны беркемнән дә мәҗбүри җыярга җыенмый. Авыл халкына да борчылыр урын юк. Сыер бит, иптәшләр, сезнең лапаста. Димәк, аның сөтен кая кую да фәкать сезнең эш. 


Бу уңайдан Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов бүген журналистлар белән очрашып, соңгы көннәрдә шактый кискен торган сөт вәзгыятенә үз фикерен белдерде:


- Халык савылган сөтен кемгә тапшыру карарын үзе кабул итәчәк. Без, район җитәкчелеге, бары тик моңа шартлар гына тудырырыга тиеш. Бүген районда кемдер сөтне 21 сумнан җыя, икенче берәү – 18 сумга. Халык үзе хәл итсен - аңы кайсы вариант отышлырак. Әмма район җитәкчелеге тарафыннан бернинди басым юк һәм булмаячак, - дип белдерде ул.


 Энгель Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, районда сөт җыю белән шөгыльләнгән башка компанияләр дә кысырыклап чыгарылмаячак. Актанышта әлеге юнәлештә сәламәт көндәшлек сакланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев