Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш уңганнарына Марат Әхмәтов республиканың дәрәҗәле бүләкләрен тапшырды (ИСЕМЛЕК ҺӘМ БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

М.Г.Әхмәтов агросәнәгать тармагын үстерүче райондашларыбызга, муниципаль берәмлек башлыкларына, һөнәрләрендә дан казанган затларга республиканың дәрәҗәле бүләкләрен тапшырды.

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 36нчы утырышының тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры -  М.Г.Әхмәтов агросәнәгать тармагын үстерүче райондашларыбызга, муниципаль берәмлек башлыкларына, һөнәрләрендә дан казанган затларга республиканың дәрәҗәле бүләкләрен тапшырды.


Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен   Шәвәлиев Фирнаял Фатхулла улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы Касыймова Дания Рәсим кызына “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен”медале тапшырылды. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте машина йөртүчесе Дәүләтов  Рифкать Мөхәммәтхан  улына“Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. 

Реклама


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре  һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Камил Сабирҗан улы, Теләкәй авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе  Рәшитова Филиза Әнис кызы  Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Рәхмәте  белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Наратлы”   җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте машина йөртүчесе Кабиров Филүс Котдус улы,“Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сыер савучысы Шабаева Филиза Әхтәм кызы Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән хөрмәтләнде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев