Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш муниципаль район Советы еллык хисап тотты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Марат Әхмәтовның “Актаныш районы кешедә икмәк булмаганда да икмәкле булырга тиеш!” дигән сүзләре игенчелек тармагын тагын да югарырак баскычка күтәрергә этәргеч кебек яңгырады.

Бүген Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 36 нчы утырышы үтте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм депутатлар, районның җитәкчелек составы катнашты.


Сессия алдыннан башкала кунакларына хакимият бинасы фойесында әзерләнгән күргәзмә-презентация тәкъдим ителде.  


Актаныш районының икътисади үсешенә зур өлеш керткән оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген, терлекчелек һәм сөтчелек тармагындагы хәрәкәтне, мәгариф өлкәсендәге үсешне чагылдырган электрон  презентация белән танышу барышында республика җитәкчелеге  райондагы шәхси-ярдәмче хуҗалыкларның артуы, аларга район тарафыннан күрсәтелгән ярдәм күләме белән кызыксынды, шәхси секторларда терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен тудырылган уңай шартларга тукталды. 


Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Актаныш районында МЭТ тотучы 2 155 шәхси-ярдәмче хуҗалык теркәлгән булып, аларда 4621 савым сыеры исәпләнә.  2019 елда мини-ферма программасына катнашучыларга  30 савым аппараты алу, сыер (тана) арттыручылар өчен җирле бюджеттан субсидияләр каралган, . Агымдагы елда  72 хуҗалык - мини-ферма программасына, 7 хуҗалык гаилә фермасы төзүгә теләк белдергән. 


2018 елга районның социаль-икътисади үсеш эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында төп хисапны район башлыгы Энгель Фәттахов  тотты. Үз чыгышында ул район Советы, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эшчәнлеге икътисад үсеше һәм социаль бурычларны үтәү белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип билгеләп үтте. Тулаем ел республика һәм район билгеләнешендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда нәтиҗәле булган.


– Без төп юнәлешләр: авыл хуҗалыгында, төзелеш, социаль һәм мәдәни өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, районның тотрыклы үсешен тәэмин иттек, – дип үткән елның өстенлекләре турында белдерде район башлыгы Э.Н. Фәттахов.


Район башлыгы район территориясендә эшләүче нефть компанияләре керткән капитал салымнарны билгеләп үтеп, социаль өлкәдән алып авыл хуҗалыгы производствосына кадәр районның һәр тармагы эшчәнлегенә кагылышлы казанышлар һәм проблемаларны атап үтте.

Район җитәкчесе 2019  елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, куллану, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре алдында торган бурычларга да  да тукталды.


Утырыш кысаларында  Әтәс авыл җирлеге башлыгы Э.Н. Насыйрова җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. Эльвира Флүн кызы  авылда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда республика программаларының ярдәме  зур булуын билгеләп үтте, әмма күпләп терлек асрарга теләүчеләр өчен булган программаларга үзгәреш кертүне сорады һәм яшь гаиләләрне авылда калдыру буенча максатчан программа кирәклеген ассызыклады. 

Такталачык авыл җирлегеннән район Советы депутаты, “Таң” ҖЧҖ җитәкчесе  Рафис Фәрих улы Миңнеханов дәүләт тарафыннан җәмгыятьләргә кайтучы субсидияләрнең әһәмиятен ассызыклады, киләчәктә дә дәүләт ярдәмен тоеп эшләргә һәм яшәргә язсын дигән теләген җиткерде.


Актаныш технология техникумы – ресурс үзәк директоры Илшат Габделхаев авыл хуҗалыгы өлкәсенә эшче кадрлар әзерләүче уку йортының бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды, алда торган максат-бурычларны барлады. 


Карт авылында  крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләгән Рәшит Кашапов та республика, район җитәкчелеге алдында үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, терлекчелек белән шөгыльләнергә ниятләгән яшьләргә дәүләт ярдәм кулы сузсын иде дип тәмамлады ул сүзен. 


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов үз чыгышында Актаныш районының социаль-икътисади үсешенә күзәтү ясады. 


“Актаныш районы төрле тармакларны берләштереп эшләү бәрабәренә алга бара. Сез районыгыз өчен өстенлекле булган авыл хуҗалыгы, сөтчелек тармакларына  да кыю, тәвәккәл бурычлар билгелисез. Эш алымнарыгыз бурыч-максатларга ирешүгә, һичшиксез,  ярдәм итәр”, - дип, билгеләп үтте Марат Готыф улы. 


Районның 200 000 тонна икмәк алу мөмкинлеге барлыгын да ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Аның “Актаныш районы кешедә икмәк булмаганда да икмәкле булырга тиеш!” дигән сүзләре игенчелек тармагын тагын да югарырак баскычка күтәрергә этәргеч кебек яңгырады. Марат Әхмәтов район җитәкчелегенең шәхси секторларда булып, авыл кешесенең яшәү-көнкүреше белән якыннан танышуын хакимиятнең һәркемгә барып җитәргә омтылуы дип, уңай  бәяләде. Әлеге тәҗрибәне республикада кулланырга кирәклеген дә асызыклады ул. 


“Актаныш районында  хезмәт, сәнгать, мәгариф тигез камиллектә үсә. Хезмәтегез өчен рәхмәт!”- дип, сүзен йомгаклады  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. 


Ахырда район уңганнары Марат Әхмәтов кулыннан төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләрен кабул итеп алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев