Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШКА ЛӘКЛӘК НИК КИЛМИ?: Елны кем башлар: кызмы, малаймы?

Юкса сөенечле хәбәрне  без 2019 елга аяк баскач ук көтә башлаган идек. 

Яңа елның сигезенче көнен башласак та, ни кызганыч,шушы вакыт аралыгында Актанышта бер генә бәби дә тумаган булып чыкты. 


Юкса сөенечле хәбәрне  без 2019 елга аяк баскач ук көтә башлаган идек. 


Узган ел Актанышның тәүге нәние, көттереп кенә, 4нче гыйнвар көнне аваз салган иде. Хәтерегездә булса,  Эт елын Актанышта нәни кызчык башлап җибәрде. Актанышта гомер итүче бәхетле пар - Алия һәм Илмар Хамзиннарга 2018 ел  3,800 авырлыктагы кыз бүләк итте. Узган ел Актанышның тәүге нәние, көттереп кенә, 4нче гыйнвар көнне аваз салган иде. 


Районның демографик хәлен, күпме генә тырышсак та, ел башыннан уңайлатып җибәрә алмадык кебек. Шулай да ел башланды гына – өметләрне өзмик әле. Районның бала тудыру йортыннан алынган хәбәргә караганда, әни булырга әзерләнүчеләр шактый ди бит. Иң мөһиме, һәр бала үз бәхете белән, дүрт саны төгәл булып, әти-әниләр куанычына тусын! 


Әмма күңелне бер яңалык тырмам тора: рәсми булмаган мәгълүматләр буенча, яңа елда дистәдән артык райондашыбыз бакыйлыкка күчәргә өлгергән инде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев