Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта тантаналы төстә 2018 елның беренче нарасые теркәлде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Райондашларыбыз Алия һәм Илмар Хамзиннар өчен быелгы Яңа ел шатлыклы һәм истәлекле вакыйгадан башланды. Нәкъ менә әлеге гаиләдә туган нәни кызчык Актанышта 2018 елда туган беренче сабый булып теркәлде. 4нче гыйнвар көнне якты дөньяга аваз салган бәбине бүген бала табу йортыннан тантаналы төстә, әтисе, аның якыннары белән бергә, без дә...

Райондашларыбыз Алия һәм Илмар Хамзиннар өчен быелгы Яңа ел шатлыклы һәм истәлекле вакыйгадан башланды. Нәкъ менә әлеге гаиләдә туган нәни кызчык Актанышта 2018 елда туган беренче сабый булып теркәлде.
4нче гыйнвар көнне якты дөньяга аваз салган бәбине бүген бала табу йортыннан тантаналы төстә, әтисе, аның якыннары белән бергә, без дә каршы алдык. Гаилә башлыгының тәүге тапкыр үз нарасыен кулларына алуын да тарих битләренә беренчеләрдән булып без теркәдек.
Хамзиннар гаиләсендә туган Илзилә - аларның икенче мәхәббәт җимеше. Аның инде Зәлия атлы апасы бар.
Район ЗАГС бүлеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парны нәниләре туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде, аларга ТР президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Сүз уңаеннан, 2017 елда районда барлыгы 211 сабый дөньяга килгән булган. Ни кызганыч, бакыйлыкка күчүчеләр саны 463кә җиткән.
Быелгы елда районда демографик хәл уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә.
PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев