АКТАНЫШТА БРИФИНГ: Актанышта язгы кыр эшләренә әзерлек, хезмәт куруынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр (+ФОТОЛАР)
Актанышның хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингында 16 апрель көнне язгы кыр эшләренә әзерлек, хезмәт куруынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айдар Мирхәйдәров, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов, механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Шәйхетдиновлар катнашты.
Актаныш районы 12 апрельдән язгы кыр эшләренә старт бирде. Моңа кадәр һәр хуҗалык белән хезмәт килешүләре яңартылды, кыр һәм амбар алды техникаларын, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын да хуҗалыкларга чыккан махсус комиссия бәяләде. Гаять җаваплы һәм катлаулы хезмәткә тотыныр алдыннан районда киң масштаблы агро-экономик конференция үтте.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында күпьеллыкларны, уҗымнарны тукландыру, тырмалау, юнәлешендә җанлы эшчәнлек алып барыла. Дым каплату эше дә җәмгыятьләрдә тулы куәттә бара. Актаныш районы быел да язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән тотынды. Болар хакында залда утыручыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов бәян итте.
Идарәнең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев басу-кырларга чыгачак техникаларга тукталып, саксызлык кагыйдәләренең үтәлешенә басым ясады. Быел район язгы кыр эшләрен 350 якын трактор белән җиңеп чыгарга исәп тота. Аларның 120гә якыны инде хезмәттә. Актаныш чәчү комплексларына зур өметләр баглый.
Кызганычка каршы, язгы чәчү чорында кеше сәламәтлегенә зыян килү, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алу теркәлеп тора. Боларны булдырмау йөзеннән җаваплы затлар менизаторлар белән инструктажлар үткәргәннәр. Ничек кенә булмасын, саклык чаралары үтәлергә тиеш – брифинг дәвамында әлеге фикер еш кабатланды.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов хезмәтне саклау юнәлешендә сүз алып, бу уңайдан хуҗалыкларда махсус укулар оештырылуны азхсызыклады. Хезмәт сакланышының үтәлеше буенча март аенда хуҗалыкларда тикшерүләр дә үткәрелгән.
Брифингта катнашкан идарә вәкилләре шулай ук кергән сорауларга җаваплар бирделәр.
Актаныш районы язгы чәчүне югалтуларсыз, нәтиҗәле итеп, кыска срокларда башкарып чыгуны максат итеп куя. Табигать шартлары механизаторларыбызның хезмәтенә аяк чалмас дигән ышаныч бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев