Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта дин кардәшләр "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе белән очрашты (+ФОТОЛАР)

Ирек Җиһаншин “Җәмигъ”мәчетенә "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен кием-салым, кирәк-яраклар да тапшырды.

Бүген "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин Актанышның  “Җәмигъ”мәчетендә җомга намазы үткәрде. Үтемле һәм бик эчтәлекле вәгазь зәкят темасына, шулай ук 9 май – бөек Җиңү көненә багышланган иде. 


Җомга намазыннан соң мәхәллә халкы белән очрашу булды. Мөселманнар үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын биреп, аларга җаваплар таба алды. 


Очрашу бик файдалы үтте. Ирек хәзрәткә мәхәллә халкы рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә шундый очрашулар ешрак кабатлануын теләде.


Ирек Җиһаншин  “Җәмигъ”мәчетенә "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан  мохтаҗлар өчен кием-салым, кирәк-яраклар да тапшырды. Сүз уңаеннан, фонд әлеге гамәл өчен беркемнән дә акча сорамый, кешенең паспортын да карамый, нинди милләттән икәнлеге белән дә кызыксынмый. Бу – мохтаҗларга ярдәм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев