Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА МӨҺИМ ОЧРАШУ: Альберт Хәбибуллин: "Булганына канәгать булып яши торган заман түгел!"

Халык сораулар бирә икән, димәк, очкын бар!

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар була. Бу уңайдан республика районнарында депутатлыкка кандидатлар белән очрашулар дәвам итә. Әлеге кысаларда 26 июль көнне Актаныш районына гамәлдәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин килде. 

Халык белән очрашуны максат итеп куйган Альберт Галимҗан улы “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятендә булып, биредә хезмәт коллективы белән аралашты. Очрашуда Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да катнашты. 

Беренче чиратта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты заводның эшчәнлеге белән танышты. Бу нисбәттән җәмгыятьнең директор урынбасары Фәрит Вәлиев Альберт Хәбибуллинга заводның сафка баскан мәленнән бүгенге көнгә кадәр аралыктагы хезмәт нәтиҗәләре белән таныштырды. 

2006 елда кырыкка якын хезмәткәр белән эшчәнлек башлап җибәргән агрегат заводында бүген сиксәннән артык райондашыбыз хезмәт куя. Бу сан җитештерүнең артуын исбат итүче дәлил буларак кабул ителә. Юридик зат булып теркәлгән җәмгыятьнең салымнар буенча да, хезмәт хаклары буенча да бурычлары юк. Биредә уртача хезмәт хакы – 24 500 сум. 

Директор урынбасары Фәрит Вәлиев очрашу барышында заказлар булганда, киләчәктә дә үсеш динамикасын саклап калып булачак дигән фикерне әйтте. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Галимҗан улының хезмәт коллективы белән очрашуы да шактый җанлы барды. Үзенең эшчәнлеге, программалары белән таныштырган дәүләт эшлеклесенә хезмәткәрләр үз сорауларын да юллады.

Заводта хезмәт куючылар шәхси сораулары белән беррәттән илкүләм чишелеш көткән проблемаларны да күтәрде. Социаль пакеттан файдалану, сәламәтлек өлкәсендә халык көткән уңай үзгәрешләр кебек сораулар – шулар рәтеннән. 

Шулай ук Альберт Галимҗан улына адресланган сораулар арасында нәкъ менә заводның киләчәген кайгыртканнары да бар иде. “Депутат булып сайланган очракта, Актаныштагы агрегат заводына сез ничек ярдәм итә алачаксыз?” дигән сорауга да гамәлдәге депутат үз җавабын бирде. “Әгәр дә завод җитәкчелеге үзенең стратегик планы нигезендә миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, мин, һичшиксез, аның киләчәге өчен кулымнан килгәнне эшләячәкмен”, - дип ышандырды ул. 

Гомумән, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллин халык яшәешен уңай якка үзгәртү юнәлешендә эшләргә әзер булуын белдерде. Ул үзенең халык өчен һәрвакыт ачык булуын азсызыклап, актанышлылардан да теләк-тәкъдимнәр кабул итәчәген әйтте. 

Бу уңайдан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова “Минем депутат” онлайн-сервисы аша депутатларга сораулар юллау мөмкинлеге барлыгын искәртте. 

- Халык сораулар бирә икән, димәк, очкын бар! Алар илнең яшәешенә битараф түгел! Бүген булганына гына канәгать булып яши торган заман түгел. Халыкның киләчәге матур һәм җитеш булырга тиеш, - дигән фикерне җиткерде Альберт Хәбибуллин очрашу ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев