Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Авылларда мал көтүләренә куелган таләпләр, читтән терлек кертү буенча кагыйдәләр – барысы да уртага салып сөйләшенде

Актанышта оештырылып килүче сишәмбе брифингында бүген авыл халкы өчен гаять мөһим тема күтәрелде.

 “Читтән һәм район эчендә мал сатып алганда куелган таләпләр. Шәхси һәм хуҗалык көтүләрен чыгарганда үтәлергә тиешле кагыйдәләр” исеме астында үткән чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Актаныш районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов, авыл хуҗалыгы идарәсенең нәсел һәм селекция хезмәте җитәкчесе Айрат Мөхәммәтдиновлар катнашты. 

Район территориясендә эпизоотик торыш даими контрольдә. Терлекләрдә йогышлы авырулар барлыкка килмәсен өчен елга ике тапкыр профилактик чаралар башкарылып тора. Әмма чит районнардан, чит төбәкләрдән кертелгән маллар тыныч эпизоотик торышны шактый какшатырга сәләтле. Шуңа күрә дә районның  ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов читтән мал-туар керткәндә, аеруча сак эш итүне таләп итә. 

Билгеле, кеше республика районыннан  мал сатып алырга уйласа, бу хакта ул, иң беренче чиратта, авыл башлыгын хәбәргә куярга тиеш. Аннан инде район ветеринария оешмасы белән дә элемтәгә керү мәҗбүри. Алар мал алыначак районның эпизоотик торышы аша бу эшнең ни дәрәҗәдә мөмкин булуын ачыклыйлар. Кайтачак мал 30 көн дәвамында шул урында карантинга куелса, районга кайтарылган терлеккә  биредә дә ай дәвамында тикшеренү үткәрелә. Тикшеренүләр малда авыру ачыкламаган очракта, ул гомуми көтүгә кушыла ала. 

Чит республика-төбәкләрдән мал кертәсе булса, аның эпизоотик торышын инде Татарстанның баш ветеринария идарәсе тикшерә. Шәхси секторга кайтасы бер баш терлек булса да, хуҗалыкка күпләп кайтасы мал булса да, әлеге таләпләр катгый куелган. Шулай да бүгенге көндә районга читтән терлек кертүдән тыелып торырга киңәш итә белгечләр, аеруча Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан кертелергә мөмкин булган терлек шик уята. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең нәсел һәм селекция хезмәте җитәкчесе Айрат  Мөхәммәтдинов исә үз чыгышында кертеләчәк терлекләргә куелган таләпләр хакында бәян итте. Әгәр дә терлек аласы кеше белгечләр белән элемтәгә чыкса, алар бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен әйтергә, шул рәвешле авыл кешесенә ярдәм итәргә әзер. 


Айрат  Фәрит улы шулай ук көтүләрне ясалма орлыкландыру бурычы хакында да бәян итте. Болай иткәндә, йогышлы авырулар күчү мөмкинлеге бермә-бер кими. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда Татар Суксу, Пучы, Иске Байсар, Такталачык ветеринария участоклары Теләкәй авыл җирлегендәге шәхси эшмәкәр  бу юнәлештә хуҗалыкларга һәм шәхси секторларга хезмәт күрсәтә. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы, нигездә, авыл җирлекләрендәге терлекләргә, мал көтүләренә куелган таләпләргә тукталды.

Бүген Актаныш районы җитәкчелеге шәхси секторларда мал асраучыларга төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Республика тарафыннан билгеләнгән субсидияләрне нәтиҗәле файдалану, асраган терлекнең продукциясен реализацияләү бәрабәренә хуҗаларның керемен арттыру юнәлешендә ул максатчан эшчәнлек алып бара. Соңгы вакытта халык үзе дә бу табышлы юнәлешкә аңлы рәвештә якын килә. Хәзер инде авыл кешесен күршесеннән сатып алган   бозаулар, маллар гына канәгатьләндерми. Алар, республика һәм район билгеләгән субсидияләргә таянып, нәселле, бигрәк тә сөтле тана-сыерлар үрчетүгә йөз тота. Мисал өчен, 9 майга кадәр районның шәхси секторларына Балтач районыннан 40ка якын тана кайтырга тиеш. Район җитәкчелеге аларның бу инициативасын хуплап кына калмаган, ә зур ярдәм дә күрсәткән. Маллар моннан якынча бер ай элек карантинга куелган, алар районга махсус терлек йөртә торган техника белән кайтарылачак. Бу ярдәмне дә халыкка район җитәкчелеге оештырган. Өстәвенә, кайтачак буаз таналар өчен райондашларыбыз республика бюджетыннан – 30, районныкыннан 15 мең сум күләмендә субсидия дә алачак. 
 Сүз уңаеннан, быел малларга профилактик чаралар (кан алу, укол кадау) да җирлекләрдә 100% дәрәҗәсендә башкарылып чыккан. Моңа, билгеле, субсидияләр булу да әһәмиятле роль уйнаган. 

Шулай да бүген Актаныш районының терлекчелек өлкәсендә  лейкоз авыруы уңай чишелеш көткән иң кискен проблема булып кала бирә. Хуҗалыкларда андый маллар сизелерлек кимүгә барса да, шәхси секторларда ул иң авырткан урын. Май бәйрәмнәрендә авылларда көтү җыелышлары үткәрелә, халык терлекне көтүлекләргә куарга әзерләнә. Әмма җирлекләрдә лейкозлы сыерлар проблемасы гына чигенми. Күп җирлекләрдә алар гомуми көтүгә кушылып, сәламәт сыерларга вирус тарату чыганагы булып йөри бирә. Көтүлек җирләренең аз булу да кайбер җирлекләрдә ике көтү чыгару мөмкинлеге бирми. Рәйхан Флүс кызы бу нисбәттән үз фикерен белдерде: “Авыл халкы көтү җыелышларында авыру сыерларны сәламәтләргә кушмауны үзе хәл итсен иде. Карар нигезендә, моны тыярга кирәк дип саныйм. Авыру сыерларны аерып бетерми торып, лейкоз авыруыннан котылып булмаячак. Халык бу проблемага аңлы рәвештә якын килсен иде – әлеге авыруны йөрткән терлекләрнең продукциясе кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Өстәвенә, дәүләт лейкозлы сыерларын тапшыручыларга 10 мең сум күләмендә субсидияләр дә билгели”. 

Республика җитәкчелеге якын киләчәктә Татарстанны лейкоз авыруыннан тулысынча чистартып бетерүне максат итеп куя. Димәк, тора-бара авыру малларның продукциясе дә сөт җыючы комбинатларга кабул ителми башлаячак. Ярык тагарак алдында калмас өчен, проблеманы инде бүгеннән үк хәл итәргә кирәк. Үз сәламәтлегебезне курныныч астына куймасак иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев