Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БОРЧУЛЫ ТЕМА: Лейкозлы сыер сөте яман шеш чыганагымы?

Районның ветеринария бүлегеннән алынган саннардан күренгәнчә, бүгенге көндә шәхси секторлардагы иң күп авыру терлек Күҗәкә, Татар Суксу, Такталачык җирлекләренә туры килә.

22 март көнне терлекчелеккә кагылышлы мәсьәләләр буенча технология техникумы базасында оештырылган укуларда лейкоз авыруы, аның нәтиҗәләре хакында аерым сөйләштеләр. 


Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов шәхсән үзе катнашкан чарага хуҗалык рәисләре, белгечләр белән беррәттән җирлек башлыклары да чакырулы иде. 

Элеккерәк чорда малларга гына янаган авыру бүген инде кешелек дөньясына да реаль куркыныч тудыра. Белгечләр авыру терлекнең сөтен кулланудан тыелырга өнди. Андый сыерның сөтендә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы лейкоз геннары була. Кайнатып эчсәң, берни дә булмый дигән сафсатага да ышанырга ярамый, чөнки лейкоз ул, гади тел белән әйткәндә, яман шеш белән төгәлләнгән йогышлы хроник чир. Ягъни мөгезле эре терлекләрдә РНК вируслары китереп чыгарган кан рагы. Пастеризацияләгәннән соң да анда онкогенлы матдәләр калу ихтималы бар, алар хәтта кайнатканда да зарарсызландырылмый. 

Кызганычка каршы, лейкозга каршы көрәш терлектән тикшерү өчен кан алу һәм аны изоляцияләү белән генә чикләнә. Шәхси секторларда әлеге авыруның аеруча тамыр җәюе борчу тудыра. Каны бозык чыкты дип кенә авыл кешесе лапасындагы “май чүлмәгеннән” баш тартырга атлыгып тормый. “Моңа кадәр дә лейкозлы сыерның сөтен эчтек. Берни дә булмады әле”, - дип, үзләрен тынычландыра алар. Ветеринар белгечләр авыруның куркынычлыгы хакында кабат-кабат аңлату эшләре дә алып бара, әмма районда авыру чигенми. Авылларда авыру малларның гомуми көтүгә куылуы да җаваплы тармак вәкилләре өчен баш бәласенә әверелгән. Халык мондый малларны сәламәт мал белән бергә йөртергә ярамагынлыгын кабул итә алмый, чирле сыерны ихатада гына асрап яту алар өчен өстәмә мәшәкать. Сәламәт мал хуҗалары исә җирлек башлыгыннан яклау эзли: сыер өчен авылдашы белән якага-яка килеп ята алмый ул. Заманасы ул түгел... 

Юкса, лейкоз авыруының сәламәт терлеккә йогу куркынычы нәкъ менә көтүлекләрдә, ветеринария манипуляцияләрен башкарганда (укол кадаганда, анализга кан алганда, борынга фиксация ясаганда), канэчкеч бөҗәкләр аша, шулай ук каплату чорында аеруча зур икәне күптән расланган. Киләчәктә авылларда көтүләрне икегә аермый торып, бу зәхмәттән котылып булмаячак. Терлекләрне ясалма орлыкландыру да лейкоз авыруын кисәтү максатыннан башкарыла. Шуңа күрә халык бу мәсьәләгә аңлы рәвештә якын килсен иде. 

Бүген республика лейкозлы сыерларыннан котылучыларга 10 000 сум күләмендә матди ярдәм бирә, ягъни авыру терлекне тапшыру белән бәйле чыгымнар компенсацияләнә. Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге эш тә, беренче чиратта, халык сәламәтлеген кайгыртып эшләнә – авыл кешесенә менә шушы фактны төшендерәсе иде! 

Лейкоз белән нәтиҗәле көрәшкән төбәкләр бүген инде бу авырудан тернәкләнеп килә. Киров өлкәсе һәм Удмуртия республикасы лейкозны тулысынча җиңүгә ирешкән. Ә Татарстан? Әлеге сорауны Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козловка юлладым. Республика терлекчелек тармагындагы иң зәһәр авыруларның берсе булган лейкоздан киләсе 4-5 елда чистарынырга исәп тота, дип белдерде җитәкче. Бүгенге көндә Татарстанның Әтнә, Балтач районнары лейкоздан арына алучылар исемлегендә. Сүз уңаеннан, бу районнар сөт җитештерү күләме буенча лидерлар сафында. Аңлашылганча, малы сәламәт районның күрсәткечләре дә үсештә – менә шундыйларга тиңләшергә кирәк! 

Шулай да сөт заводлары авыру малларның продукциясен бөтенләй кабул итми башласа, чистарыну процессы сизелерлек тизләшер кебек. Чөнки сөт күләмен киметергә теләмәүче җитәкчеләр үзләреннән-үзләре сәламәт маллар туплауга йөз тотачак. Бу гамәл исә үз чиратында лейкозлы малларны бетерү хисабына башкарылачак. Өстәвенә, терлекләрдә авыру көчәйгәндә аларның, табигый ки, продукция бирү сәләте, савымның кимүе белән беррәттән тормышка яраксыз зәгыйфь яшь терлек тудыру очраклары арта , гәүдә авырлыклары югала. Шуңа күрә РИД-реакция буенча уңай нәтиҗәне беренче тапкыр алганда терлекләрне суюга тапшырырга, шуның белән икътисадый зыяннан котылырга һәм киләчәктә вирусның таралуын булдырмаска тәкъдим ителә. 

Ничек кенә булмасын, хуҗалыкларда авыру малларны бетерү өстендә бердәм эш алып бару сорала. Лейкозлы сыердан сәламәт бозау туу очраклары хәзер инде гадәти күренеш. Аларны чиста сөт белән тукландыру, авыру сыердан аеру – болар барысы да лейкоздан котылуга ярдәм итәчәк. Ягъни, лейкозны юк итүдә кеше факторы иң мөһим рольне үти. 

Актаныш районына да, кызганычка каршы, лейкоз авыруын бетерү буенча шактый тир түгәргә туры киләчәк. Районның ветеринария бүлегеннән алынган саннардан күренгәнчә, бүгенге көндә шәхси секторлардагы иң күп авыру терлек Күҗәкә, Татар Суксу, Такталачык җирлекләренә туры килә. Иске Байсар һәм Югары Яхшый җирлекләрендә исә лейкоз авыруы бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Аңлашылганча, уйланыр урын бар...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев