Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА СПОРТ БӘЙРӘМЕ: Сынатырга күнекмәгән буынның иң көчлеләре ачыкланды (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Ару-талу белмәс өлкәннәребез бүген яшьләргә матур үрнәк күрсәтте: бер генә спорт төрен дә ятсынып тормады алар.

Бүген Актанышта өлкәннәр спартакиадасы үтеп, ул өченче буын райондашларыбыз арасында спорт буенча иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде.

Ару-талу белмәс өлкәннәребез бүген яшьләргә матур үрнәк күрсәтте: бер генә спорт төрен дә ятсынып тормады алар. “Дулкын” бассейнын колачлап йөзделәр, “Актаныш” спорткомплексын дер селкетеп башка төр ярышларда катнаштылар. 

Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәребезне, командаларны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева, ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Л.Ф.  Бариева,  район ветераннар советы рәисе Н.Н. Нурлыев, “Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчә җитәкчесе З.Г. Исламовалар бүләкләде. Аларга Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

Җирлекләр арасында,  быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Киров авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Иске Байсар ветераннарына бирелде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев